Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Безгә камаллылар килә!

Безгә камаллылар килә!
08.02.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Безгә камаллылар килә!Тамашалар 14-20 февральдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә узачак.

Галиәсгар Камал исе­мен­дәге татар дәүләт академия театры Уфага алты спектакль алып килә, алар – асылда соңгы ике елдагы премьералар. Гастроль­ләрне баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев куелышында Аяз Гыйлә­җев­ның “Әтәч менгән читәнгә” спектакле ачачак. Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу”, Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява...”, Гаяз Ис­хакыйның “Тормышмы бу?” спек­такль­ләре ике тапкыр күрсә­теләчәк, чөнки аларга тамашачы ихтыяҗы бик зур.


Сөмбел Гаффарованың “Килмешәк” спектакле начар күрүче тамашачылар өчен тифлокомментарийлар белән барачак, моның өчен махсус җиһазлар сатып алынган.
— Театр барыбыз өчен дә булырга тиеш. Без — клиентка юнәлтелгән театр, тамашачы белән актив эш алып барабыз, — дип ассызыклады театр директоры Илфир Якупов журналистлар белән очрашуда. — “Татар-информ”нан интернет-трансляция үткәрәбез, спектакльләр турында онлайн-фикер алышабыз. Хәтта гастроль спектакльләренә дә билетларны сайт аша сатып алырга мөмкин, интернет-кибетләребез бар.
Гастрольләр афишасындагы спектакльләрнең берсе — “Бию пәрие” музыкаль комедиясе. Ул Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилеена багышланган. Танылган актер, юбилей кичәсенең традицион форматыннан баш тартып, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевтан бию кешесе турында пьеса язуын сораган. Бөтен хореографияне якташыбыз — Уфадан Сәлимә Әминева куйган.
— Камал театры авторлар белән тыгыз эшли. 2017 елда урындагы драматургларны ачыклаучы лаборатория үткәрелде, аларның эшчәнлек нәтиҗәләре күренә башлады. Театр репертуарындагы 25 спектакльнең берничәсе яшь авторлар иҗат иткән пьесалар буенча куелган. Әлбәттә, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевка сыйфат дәрәҗәсен күтәрү өчен нык тырышырга туры килә, — ди Илфир Якупов.
Милли театр өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе һәрвакыт актуаль, аны хәл итеп киләбез, дип билгеләде ул.
— Ел саен республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановтан финанслауны сорыйбыз. Бүген Казан мәдәният һәм сәнгать университетында 12 студент түләүле нигездә укый, чөнки бюджет урыннары дүрт кенә. Мондый эш төрен без Якутиядә күрдек — анда да хөкүмәт милли кадрлар укытуны үз өстенә ала, — ди җитәкче.
Театр елы камаллылар өчен вакыйгаларга бай булачак. Аларның Һиндстанга гастрольләре каралган. Чыгышлар илнең башкаласы Дәһлидә һәм башка шәһәрләрдә узачак. Режиссер Ә. Җәббарова куелышындагы “Тормышмы бу?” спектакле “Алтын битлек” премиясе фестивалендә алты номинациядә катнаша, ул шулай ук май аенда Уфада төрки театрларның “Туганлык” халыкара фестивалендә күрсәтеләчәк.
Июнь аенда “Нәүруз” халыкара театр фестивале зур вакыйга булачак — быел ул бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүче М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрына багышланачак.
— Ике театр арасында дуслык еллар белән сыналган. Бу — ике халык арасындагы дуслыкның якты чагылышы, — диде Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Олег Ханов.

Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»