Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Халык үзе тавыш бирде

Халык үзе тавыш бирде
08.02.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Халык үзе  тавыш бирде“Башкортостан” концерт залында “Башкортстанның яраткан рәссамнары” проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

Чара Русия һәм башкорт эстрадасы йолдызлары, Уфа шәһәре, республика һәм Русиянең танылган кешеләре ярдәме белән оештырылды.

2018 елда проектка скульпторлар, фотографлар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары өстәлде. Җиңүчеләр сайтта һәм жюри әгъзалары тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнде.


“Легенда” номинация­сендә халык фикеренчә — рәссам Даларис Талипов, эксперт советы карары буенча рәссам Борис Домашников, скульптор Николай Калинушкин, декоратив-гамәли сәнгать остасы Геннадий Березин, фотограф Гомәр Теляшев җиңү яуладылар.
Рәссамнар арасында “Оста” номи­нациясендә Сергей Маджар һәм Фәнил Шәймөхәммәтов, “Талант” номи­на­циясендә Светлана Мөхәммәт­гәрәева-Абдю­шева һәм Алмаз Шәгалиев, “Самородки” номинация­сендә Вера Шаригина һәм Эльвира Шәңгәрәева җиң­деләр.
Скульпторлар арасында “Оста” номинациясендә — Радик Хөсәенов һәм Иван Сучков, “Талант” номинация­сендә Рафаэль Сатиев һәм Вадим Галинуров бүләклән­деләр.
Декоратив-гамәли сән­гать осталары арасында, шулай ук, ике номинациядә Тәлгать Мәсәлимов белән Надежда Бесклеткина һәм Роза Курамшина белән Галина Терентьева җиңү яуладылар.
“Фотографлар” категория­сендә “Оста” номинациясен­дә — Рәиф Бадыйков һәм Рамил Килмәмәтов, “Профессионал” номинациясендә — Дмитрий Пескарев һәм Анастасия Никишина, “Һә­вәскәр” номинациясендә Нәсих Халисов һәм Рус­лан Кадиков бүләкләнделәр.
Махсус приз — Николай Пеганов исемендәге премияне Сергей Маджар, Юрий Уждавини, Георгий Калитов, Әмир Мәҗитов алдылар. “Уфанет” компания­сенең махсус призына Рушания Бәдрет­динова лаек булды.
— Башкорт рәссамнары — дөньяда иң яхшылары, тик, кызганычка каршы, бу хакта күпләр белми. Бүгенге чара бөтен дөньяда башкорт рәссамнарын танытачак тагын бер адым булыр дип ышанам, — диде проектның авторы һәм җитәкчесе, язучы һәм журналист Наил Мәхмүтов. — Башкорт рәсем сәнгате тарихын җентекле өйрәнү бик күп онытыл­ган исемнәрне ачты. Интернетсыз чорда картиналарны урнаштыру мөмкинлеге булмагач, алар киң тамашачыга билгеле түгел иде. 1,5 ел эшләү дәверендә республика тарихында — 100 ел эчендә иҗат ителгән 1300гә якын башкорт рәссамының эшләрен җыя алдык.
Проект гамәлдә вакытта сайтның онлайн галереясен­дә 6,5 меңнән артык эш тупланган. Анда барлыгы 1250 рәссам, скульптор, фотограф һәм декоратив-гамәли сәнгать остасы катнаша. Сайтны 2 миллионнан артык кеше караган, безнең рәс­самнарның эшләре белән дөньяның 104 иленнән рәсем сәнгатен сөючеләр кызыксынган. Проектның идеясе — башкорт рәссам­нары иҗатын популярлаштыру, аларны Русиядә һәм чит илләрдә таныту. Про­ектның максаты: заманча медиа-инструментлар куллану юлы белән сынлы сәнгатькә карата кызыксынуны арттыру.
2017 елда проектны гамәлгә ашыру барышында тупланган материаллар нигезендә Наил Мәхмүтов китап язган. Ул узган елның декабрендә халыкка тәкъдим ителгән. Рейтинг нәтиҗәләре буенча аңа проектта катнашучы халык яратып өлгергән 50 рәссам керә. Яшьләрне як­таш-рәссамнарның иҗа­тын өйрәнүгә җәлеп итү өчен “Башкорт рәссамна­рының картиналарын бел” дигән викторина үткәрелеп килә.
Халык рейтингы буенча финалга чыгучыларның һәм проектның партнерлары исемнәре язылган флаг Русия Федерациясе космонавтлар отряды һәм Урыс география җәмгыяте ярдәме белән тантаналы рәвештә Төньяк полюста урнаштырылган.
Башкорт рәссамнары иҗатын арытаба популярлаштыру максатында башкорт эстрадасының танылган йолдызлары һәм рәссамнар катнашлыгында Башкортстан районнары буенча таныштыру туры үткәрелгән. Акция Мәдәният министрлыгы һәм проектның спонсоры — “Уфанет” компаниясе ярдәме белән оештырыл­ган.
Республиканың 40 районында әлеге төбәкләрдә туып-үскән танылган рәссам­нар белән иҗади очрашулар, бушлай концертлар үткән. Уфада оештырылган 5 концерт 18 меңнән артык тамашачыны җыйган.
Башкортстан рәссамнары турында 523 видеоролик төшерелгән, Дәүләт җые­лышы-Корылтайда, зур сәү­дә-күңел ачу үзәкләрендә ачык галереяләр оештырыла.

Зөһрә ГАЛИЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»