Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Туймазыда - премьера!

Туймазыда - премьера!
10.02.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Туймазыда - премьера!Туймазы татар дәүләт театрында чираттагы премьера узды.

Эсфир Яһүдин пьесасы буенча куелган “Коеп куйган фәрештә” дип аталган комедиянең премьерасы узды. Спектакльне танылган режиссер, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев сәхнәләштерде.

Әсәр ялгызлык, парсызларның үз тиңнәрен эзләве хакында. Ялгызлыктан тәмам туйган Зилия белән Лилия, гәзиткә игълан биреп, бәхетләрен сынап карарга булалар. Әсәрнең төп геройлары үзләренә пар эзләүгә җитди тотына, хәтта төрле көлкеле хәлләргә тарып бетсәләр дә, тукталып калмыйча, максатларына илтер юлдан бара. Шунлыктан ахырда үз тиңнәрен табып, бәхеткә ирешәләр.

Туймазыда - премьера!


Спектакль - комедия жанрында. Шунлыктан тормышта очрый торган кызганыч хәлләр дә көлкеле итеп сурәтләнгән.

Тәҗрибәле сәхнә осталары Маргарита Сидорова, Гөлназ Латыйпова, Руслан Вахитов, Рөстәм Шәйхумовның уенын тамашачы онытылып китеп, рәхәтләнеп көлеп карады.

Тамашаны карарга район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин килгән иде. Спектакль тәмамлангач, тамашачыларны театр директоры Фирзәт Габидуллин сәламләде.

Драматург күпләрнең үзәгенә үткән проблемаларны күтәргән. Кияүгә чыкмый калган хатын-кызлар, буйдак ир-атлар, өйләнешеп, озак та тормый аерылышкан ярлар артканнан-арткан чорда әсәрдәге вакыйгалар кешеләрне уйландырыр, дөрес адымнар ясарга этәрер, ялгышлыклардан саклап калыр, дигән өмет белән иҗат группасы спектакльгә бөтен булмышын салды.




Фото: Туймазы театры архивыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 12:52 :: Сәясәт
"Керү белән асылынасы килмәсен!"
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:49 :: Мин – хатын-кыз
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:47 :: Сәясәт
"Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!"
Сегодня, 12:45 :: Яңалыклар
"Тәпи-тәпи атлап барыгыз!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»