Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Зөһрә Шәрифуллина: "Илһам абыйны трактор эченә утырттык - ул дәрәҗәле җырчы!"

Зөһрә Шәрифуллина: "Илһам абыйны трактор эченә утырттык - ул дәрәҗәле җырчы!"
11.02.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Зөһрә Шәрифуллина: "Илһам абыйны трактор эченә утырттык - ул дәрәҗәле җырчы!"Билгеле җырчы гастрольләрдә узган гомер юлларын хәтерли.

- Хәзерге көндә гастрольләргә чыгып китүе җан рәхәте, - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә. - Юл өсте саен кафе, артистлар уңайлы автобусларда йөри, җылы кунакханәләрдә ял итә. Барлык уңайлыклар да тудырылган. Без эшләгән вакытта юлсызлык үзәккә үтте. Күз ачкысыз бураннарда аеруча авыр иде. Миңа Илһам абый Шакиров белән гастрольгә еш йөрергә туры килде. Яшел Үзән районына барганда машинабыз батып калды. Трактор арбасына без - артистлар утырдык. Илһам абыйны "Беларусь" тракторы эченә утырттылар, чөнки дәрәҗәле җырчы. Хәзер шул истәлекләрне сагынып сөйләргә генә калды.

Яз-көз бот төбеннән пычрак ерып, кышкы зәһәр салкыннарда туңа-туңа концерт куярга йөрдек. Үзебез белән авыр аппаратуралар да йөртергә туры килде. Яшь вакытта эшләү һәм иҗат итү теләге белән яндык, шуның өчен барысына да түздек. Әле ул чорда автобуслар да аның кадәр күп булмады. Иртән иртүк торып юлга чыгып китә идек, салкын бинада колхоз рәисенең килеп утырганын көтәбез һәм ул безне башка авылга күчерергә машина эзли. Күп очракта ГАЗ-53 машинасы килеп ала иде.

Концерттан соң төн кунарга фатирларга кердек. Кунакханәләр зур шәһәрләрдә генә булды, шуңа күрә безне күп очракта хәлле кешеләргә урнаштырдылар. Гаиләле кешеләргә керергә тырыштык, кайберәүләр мунча да ягып кертә иде. Нәрсә бар, шуны ашадык. Элек кешеләр бик ачык күңелле, кунак итә беләләр иде. Тавык итеннән аш пешереп каршы алучылар күп булды. Аның тәмлелекләре, тәме авызда әле дә саклана кебек...

Бүген андый күренеш юктыр ул, берәүнең дә артист халкын “көйләп” утырасы килми. Хәзер элекке белән чагыштыра торган түгел инде, рәхәт. Мәдәният йортлары да зур һәм җылы. Без эшләгәндә берсе дә булмады, үзгәрешләр җир белән күк арасы. Мамык шәлгә төренеп, пәлтә һәм киез итек киеп җырларга чыккан чаклар истә.




Фото: "Татары мира" сайтыннан алынды.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»