Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Марат Шәйбәковны сихерләгәннәрме?

Марат Шәйбәковны сихерләгәннәрме?
18.02.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Марат Шәйбәковны сихерләгәннәрме?Артистларга дә яшәү җиңел түгел инде дуслар. Арада төрле кешеләр бар. Кайберләре бик сәламәт тә түгел. Аларның артист белән якыннан аралашу теләге чиргә әверелә, җырчыны эзәрлекли, яный башлыйлар. Башкортстанның атказанган артисты Марат Шайбәков та әнә шундый сәер кешегә юлыккан.

“Моннан ике ел элек “ВКонтакте”да миңа бер кыз язды. Хәлләремне сораган, аннан соң иҗатымны мактап язган. “Туйларга йөрисезме?” дип, телефон номерымны сорады. Ә аннары күрешергә тәкъдим итә башлады. Мин хәлнең нидә икәнлеген шундук аңлап алдым. Ә ул, киресенчә, мине тынычлыкта калдырмыйча, “фотосурәтең аша сине сихерлим” дип куркыта, яный башлады”, – дип сөйләгән Марат журналист Эльвира Шакировага.

Әлеге хатын-кыз аны гына түгел, хатыны Ләйсәнне дә борчый башлаган. “Ләйсәннең “ВКонтакте”дагы аккаунтына “ирегез сезгә хыянәт итә” дип язган. “Шушы хәлләр аркасында Ләйсән белән аңлашылмаучанлыклар да булып алды. Стәрлетамакта концерт куйганда сәхнәгә чәчәк алып менде. Моңа кадәр минем аны күргәнем юк иде, йөзен танытты. Билгеле, мин аның чәчәген ташладым. Кем белгән, бәлки, ул сихерле булгандыр?” – ди җырчы.

Бу хәлдән соң Марат полициягә гариза язган. “Әтисенең номерын эзләп табып, әтисенә шалтыраттым. “Кызыгызны хулиганлык өчен утырталар бит!” дидем. Теге хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә, “гафу итегез, башка алай эшләмәм”, дип ялварган. Шуннан соң ул тынычланды. Хәзерге вакытта борчыганы юк, Аллаһка шөкер!” – ди ул.

Марат Шәйбәков мондый хәлгә тарыган артистларга сак булырга киңәш итә. “Андый кешеләрне аккаунтыгыздан чикләгез”, – ди җырчы.




Фото: социаль челтәрләрдән алынды



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»