Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Эчә дә җырлый, эчә дә җырлый..."

"Эчә дә җырлый, эчә дә җырлый..."
18.02.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

"Эчә дә җырлый, эчә дә җырлый..."Илһам Шакиров бик шаян кеше булган. Социаль челтәрләрдә аның белән очрашулары, мутлыклары, кызык сүзләре турында язып торалар. Шуларның берсен ул "Идел" журналына үзе сөйләгән булган. Шуны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

"Бервакыт, яшьрәк чакта, Чүпрәле районына, артист Ренат Таҗетдин авылына кайттык та нәрсәгәдер күрше чуваш авылына бардык. Кире кайтышлый колхоз көтүе очрады", - дип сөйләгән Илһам абый үзе.

"Көтүче Ренатның артист икәнен белә, мине танымый, сорый бу: "Анда, авылга Илһам Шакиров концерт белән килгән, диләр, дөресме?"
Мин түзмәдем, шаяртып алырга булдым.

— Әй, нәрсәсе бардыр шул Илһамның — эчә дә җырлый, эчә дә җырлый. Бераз кабып алгач, аның кадәр генә мин дә сузам аны. Аннан соң, ул бик тә кабахәт кеше икән, диләр, ә халык шуның концертына йөри…

Үзем турында тагын нәрсәләр әйтеп бетергән булыр идем, белмим, әмма миңа көтүченең күз карашы ошамады, сөзәргә килгән үгезнеке кебек.

- Ах, син, заразы, әле безнең Илһам турында теләсә нәрсә сүләп йөрисеңме?! — дип, сыртка берне чыбыркы белән тамызды бу. Әле тагын кундырасы иде дә, чаптым. Мин чабам, арттан минем үземнән үземне яклаучы көтүче чаба, аның артыннан, шаяруны аңлатырга теләп, Таҗи чаба. Авылга кадәр куды.

Кич белән концертка килгән бу, таныды, соңыннан сәхнә артына кереп гафу үтенде: «Мин бит Илһам Шакировны озын буйлы, тәртә муенлы, алагаем зур кеше дип йөри идем, шуңа танымадым инде, үпкәләмә цыбыркы белән цыпыртканга», — ди..."




Фото: "Идел".



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»