Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Беренче карлыгач

Беренче карлыгач
20.02.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Беренче карлыгачТуймазы татар дәүләт драма театрының тәүге карлыгачы, Башкортстанның атказанган артисткасы Рима Ключарева үзенең матур юбилеен билгели.

Рима Шәһит кызының тормыш һәм иҗат юлы үтә катлаулы да, бай да, гаҗәеп тә. Ул кечкенәдән математика, физика кебек төгәл фәннәрне яратып өйрәнә. Тик мәктәпне тәмамлагач, тәү карашка бөтенләй капма-каршы һөнәри юлдан китә – Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. Анда белем алган елларда кыз шактый җитдиләнә, яшәеш хакында да тирәнрәк фикерли, тормышка философик күзлектән карый башлый. Шуны исәпкә алыпмы, институтны тәмамлар алдыннан Риманы үзен зур осталык таләп иткән хезмәттә сынарга – Алабуга шәһәре мәдәният-мәгърифәт училищесына алты айлык практикага җибәрәләр. Анда ул студентларга режиссурадан дәресләр бирә. Төгәл фәннәрне тирән өйрәнеп тә, шул юлдан китми, башка һөнәр сайлавын Рима Шәһит кызы шулай аңлата: “Режиссура алымнарын математика белән тиңләрлек. Математикада бер-ике билгесез белән тигезләмә чишсәң, режиссурада бик күп билгесезлекләрне җиңеп чыгарга кирәк”.

Гаилә коргач, язмыш Рима Ключареваны Сахалинга алып китә. Казанга кунакка килгәч, ул үз тормышында борылыш ясарга этәргән яңалык ишетә. ТАССР телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты диктор эшенә конкурс игълан иткән! Шушы конкурста катнашып, йөз кеше арасында җиңеп, Рима Шәһит кызы канатланып эшкә тотына. Ягымлы, йомшак тавышы белән күтәренке рухта сөйләгәнен халык бик тиз яратып ала.

Беренче карлыгач


Ял чорында Рима талпынып туган төбәге Туймазыга кайта торган була. Нәкъ шул вакытта аның юлына Тимур Мөхәммәтов очрый. Ул Туймазыда профессиональ театр ачылачагын, үзенең анда директор булачагын әйтеп, Ключареваны эшкә чакыра. Бу тәкъдим Риманың тәмам күңел тынычлыгын югалта. Үзен актриса буларак та сынап карыйсы килә, телевидениедән китү дә йөрәген суырып алуга тиң була. Бу тәкъдимнән баш тарту туган якка хыянәт итү булыр, дип, Рима 1990 елда туган ягына кайта.

Туймазы татар дәүләт драма театры ачылган көннән бүгенгә кадәр аңа тугры калып, ялкынланып иҗат итүче тынгысыз, талантлы актрисаның Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” драмасындагы Хәмдия, Лек Вәлиевның “Кәләш әйттергәндә” комедиясендәге Мәдинә, Фридрих Шиллерның “Мәкер һәм мәхәббәт” трагедиясендәге Леди Мильфорд, Зөлфәт Хәкимнең “Легионер” театраль романындагы Әминә, Рәлиф Кинҗәбаевның “Гүргә керер сер иде” драмасындагы Зөлфия, Александр Коровкинның “Түтиләр”ендәге Розалия һәм башка бик күп рольләре белән тамашачылар күңелен әсир итте.

Беренче карлыгач


Рима Шәһит кызына биредә дә яраткан эшен башкару насыйп була – актриса диктор-журналист булып эшләп, Туймазы телевидениесендә татар телендә тапшырулар ачып җибәрә.

Узган ел Рима Ключаревага кинога да төшәргә насыйп булды. Кыска метражлы “Нигез йорт” фильмында ул төп рольдә уйнады.
Киңкырлы драма актрисасы булудан тыш, Рима Ключарева талантлы каләм остасы – шигырьләр, нәсерләр, хикәяләр, пьесалар яза. Аның пьесасы буенча куелган “Тукай белән очрашулар”, “Язлар моңы” спектакльләре Туймазы театры репертуарының күрке булып тора. “Торналар төшкән җирдә...” моноспектаклендә бер сәгать дәвамында тамашачыларның игътибарын үзенә җәлеп итеп, бер ялгызы уйный.

Рима Ключаревага иҗади уңышлар телибез!

Гөлназ МУСИНА,
Туймазы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек җитәкчесе.




Фото: Туймазы татар дәүләт драма театры архивыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»