Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Азат йоклый алмый, имеш...

Азат йоклый алмый, имеш...
22.02.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Азат йоклый алмый, имеш...Артистлар да безнең кебек үк кешеләр. Аларны да төрле чирләр, хәвеф-хәтәрләр борчый. Менә Азат Абитов та Инстаграмда язылучыларына үзен борчыган җитди мәсьәлә турында хәбәр иткән.

Ярты елдан артык ул тиз генә йоклап китә алмыйча җәфалана икән. Бу очракта нишләргә кирәклеген Азат дусларыннан сораган.

“Ярты елдан артык мине йокысызлык азаплады. Төннәр буе йоклый алмыйча, әйләнгәләп, түшәмгә карап ятып, иртәнге биш-алтыларда гына йокыга китә идем. Бер дә рәхәт нәрсә түгел… Соңгы ике көнне генә иртәрәк йокыга китеп, әйбәтләп йоклый алдым. Нәрсәдән бу? Сездә андый проблема булганы бармы?” дип мөрәҗәгать иткән язылучыларына Азат.

Аңа язылучылары җавап кайтарып, үз фикерләрен җиткергән. “Мәчеткә йөрергә кирәк”, “Күз тию дигән нәрсә бар, саклану чараларын куллан”, “Өйләнергә кирәк сиңа”, “Минем җаным тыныч булмаса, шулай була. Нинди дә булса сәбәбе бардыр… Нәрсәдер борчый… Көндез черем итеп алмыйсыңдыр бит? Кайчак көндез йокламаска кирәк… түзәргә!”, “Витамин В6 җитми. Уйларың купме? Китап укып кара, Интернетта күп утырма, бөтнек чәе эч бал белән!”, дип язганнар Азатка.

Азат бу тәкъдимнәрне файдаланганмы-юкмы, әлегә билгеле түгел. Без исә "Кар көрә!" дип кенә әйтә алабыз, эт булып арысаң, ничек йоклап киткәнеңне дә сизми калырсың...




Фото: Социаль челтәрләрдән



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»