Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Виталий Агапов: "120 килограмм чагымда сәхнәгә чыгармаска тырышучылар булды"

Виталий Агапов: "120 килограмм чагымда сәхнәгә чыгармаска тырышучылар булды"
25.02.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Виталий Агапов: "120 килограмм чагымда  сәхнәгә чыгармаска тырышучылар булды" Сызгырып-сызгырып җырлый торган керәшен егете тамашачы күңеленә үзе белгән юллар белән барыбер барып җитә.

- Туксанынчы еллар азагында Уфадагы бер концертта миңа үзем теләгәнчә җырларга рөхсәт итмәделәр, - дип сөйли җырчы гәзит хәбәрчесенә. - Ул заманда гәүдә авырлыгым 120 килограмм иде, шуннан курыкканнардыр инде. Мин озак уйлап тормадым, иртәгә киләм дип, борылып чыгып киттем. Иртәгәсен чыннан да килеп җырладым. Тамашачы бик яратты, үзем белән алып килгән бер чемодан кассетаны сатып алып бетерде.

"Хәзер күпкә җиңелрәк күренәсез, ничек ябыктыгыз соң?" - дигән сорауга ул болай җаваплады: "Көн дә, бигрәк тә, көннең беренче яртысында чишмә суы эчәргә кирәк. Көненә бер тапкыр нык кына ашарга һәм көне буена су эчәргә. Әмма ул тере, яисә кайнатылмаган, саф су булырга тиеш. Мин шулай ике ел азапландым һәм 28 килога ябыктым. Болай иткәндә тән тиресе тыгыз кала һәм килограммнар кире кайтмый".

Аның Әсхәр Кәшфуллин шигыренә язылган "Онытмагыз ялгыз әтиләрне" җыры, клип төшерелгәч, тагын да популярлашып китте.

- Монда җырның темасы да мөһим роль уйныйдыр инде, - ди җырчы. - Өч каен арасында буталып йөргән җырлар туйдырды бит тәмам. Социаль челтәрләр аша бу хакта Америкада яшәүче бер керәшен хатыны белән сөйләштек. Аның ире инглиз. "Бу җырны тыңлаган саен елаганымны күреп, ирем "Их, нигә бездә шундый тирән тәэсир ясый торган җырлар юк икән?" - диде.

Ул "Әнкәм гөле"нә дә мәгънәле клип төшерүе турында хәбәр итте һәм Кырмыскалы районының Сәвәләй авылы халкына сәлам әйтүебезне үтенде.

Сәламегезне җиткерәбез, Виталий Васильевич, "Чакырсалар, бушка концерт куеп китәм", - дигән идегез, кире уйламагансыздыр бит? "Сәвәләй" җырын бергә-бергә тыңларга язсын дигән теләктә калабыз!




Фото: vk.com сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»