Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гүзәллеккә юл моннан башлана

Гүзәллеккә юл моннан башлана
26.02.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Гүзәллеккә юл моннан башланаМиякә районы балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллыгы тантаналы билгеләнде.

Район Мәдәният сараеның тамаша залында бу уңайдан күп кеше катнашлыгында үткән бәйрәм чарасында биредән лаеклы ялга чыккан һәм әле эшләүчеләр, берничә чыгарылыш һәм хәзерге укучылар, җитәкчеләр, җәмәгатьчелек катнашты.


Максатка омтылышлы беренче директор, профессиональ музыкант Вә­гыйзь Кәлимуллинга үс­мер­ләргә үрнәкле тәрбия биргән, сәнгать серләренә төшендергән, укытучылар туплау хәстәрлеге күргән, матди-техник база булдырган, уен кораллары белән тәэмин иткән өчен ата-аналар чын күңелдән рәхмәт белдерде. Озак еллар эшләп килүче бүгенге директор, Башкорт­станның атказанган мәдә­ният хезмәткәре Надежда Сайранова җитәк­челеген­дәге коллективның уңыш­ларын барладылар. Ярты гасыр дәвамында биредә укыган йөзләрчә кеше, арытаба сәхнә сәнгате һөнәре үзләштереп, бүген илнең төрле тарафларында эшли.
Тантанада Зифа һәм Валерий Феофановлар, Рәвия Җиһаншина, Наил Галиәс­каров, Зөһрә Бикташева, Клара Хәкимова, Гөлназ һәм Фидан Шәфый­ковлар һәм башкаларның фидакарь хезмәтенә югары бәя бирелде. Һөнәр алып, хәзер инде эшләү­челәрне, әле төрле югары һәм урта уку йортларында уңышлы укып йөрүчеләрне хөрмәтләп телгә алдылар. Алар — Башкортстан дәү­ләт опера һәм балет театры солисты Альбина Сәя­хова, Мәскәү­дәге Преобреженский полкы оркестрында уйнаучылар Кирилл Кулин, Сергей Волгин, Илья Сысуев, Казандагы Качалов исемен­дәге драма театры тынлы оркестры белгече Артур Урманшин, Казан танк училищесы оркестрында уйнап, бер үк вакытта кон­серваториядә дә укучы Ай­дар Гаязов һәм башкалар.
Укучылар биредә фортепиано, баян, аккордеон, балалайка, гитара, курай, торба, саксофонда уйнау, хорда җырлау, хореография сәнгате буенча шө­гыльләнә.
Ярты гасыр эчендә балалар бик күп фестиваль-конкурсларда уңышлы чыгыш ясады. Бүгенгеләр әлеге күркәм традиция­ләрне дәвам итә. Музыка укытучысы Минзәлә Арсланова тырышлыгы нәтиҗә­се булган берничә казанышны телгә алып үтәсе килә. Иң алдынгы укучы­лар­ның берсе булган сәләтле музыкант Искәндәр Таҗетдинов IХ халыкара конкурс-фестивальдә, Бөтенрусия “Алтын баскыч” сәхнә сәнгате конкурсында лауреат булды, республика телеви­дение­сенең “Чулпылар” конкурсында Гран-при яулады. Аңа Башкортстан Башлыгы стипендиясе тәгаенләнде. Рида Баянова IХ халыкара конкурста һәм “Чулпы­лар”да дипломант булды. Гүзәл Насыйровага – Ф. B. Шаляпин исемендәге яшь вокалистлар конкурсында, Илдар Габитовка “Алтын баскыч”та, “Чулпылар”да (София Дәминева белән бергә) дипломнар тапшырылды. Былтыр Салават шәһәрендә үткән “Кышкы фантазия” зона конкурсында кечкенә­ләр һәм өлкән­рәкләр төр­кем­нәреннән төзелгән “Ил­һам” һәм “Ко­яшкай” эстрада җыр ан­самбльләренә дә лауреат исеме бирелде.

Ким Садыйков.
Миякә районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»