Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Йолдызлар парады чакыра!

Йолдызлар парады чакыра!
28.02.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Йолдызлар  парады чакыра!Филармониядә үзенчәлекле марафон үтәчәк.

Үткән гасырның 30нчы елларында Уфаның мәдәни үзәге булып Луначарский (хәзер С. Т. Аксаков бакчасы) исемендәге парк торган. Биредә искиткеч акустикалы Җәйге театр була. Парк уртасында ачык һәм ябык эстрада мәйданчыгы, ә агач бинада концерт-эстрада бюросы урнашкан була. Ул менә шул булачак Башкортстан дәүләт филармониясенең чишмә башы булып тора да инде.


Баштагы мәлдә филармония составында ике эстрада бригадасы була. Алар, башлыча, Башкортстан музыка техникумының театр бүлеген тәмамлаган яшь артистлар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучы яшьләрдән торган. Беренче концертларда Башкорт дәүләт академия драма һәм Опера һәм балет театрлары артистлары да актив катнашкан. Аларның күбесе соңрак киң популярлык казана, республика сәнгатенең горурлыгына әверелә. Алар — СССРның халык артистлары Арслан Мөбәрәков һәм Зәйтүнә Бикбулатова, РСФСРның халык артистлары Бану Вәлиева, Галимҗан Карамышев, Александр Сутягин, Газим Тукаев, Габдрахман Хәбибуллин...
Шулай да филармониягә үзләрен тулысынча концерт эшчәнлегенә багышлап, республика шәһәрләрендә, районнарында һәм аннан читтә чыгыш ясар өчен үз башкаручылары кирәк була. Бу эшкә республиканың беренче халык артисты, талантлы композитор Газиз Әлмөхәммәтов алына һәм музыкантлар тәрбияләүгә гаять күп көч сала.
Филармония оешуның беренче көннәреннән үк Башкортстан әдәбияты һәм сәнгатенең Мәскәүдә үтәчәк беренче декадасына актив әзерлек башлана. Ул 1941 елда үтәргә тиеш була, ләкин Бөек Ватан сугышы башлана. Күп кенә артистлар фронтка китә.
Әмма сугыш елларында да республиканың концерт тормышы туктап калмый. "Үз сәнгатең белән дошманны юк итүгә ярдәм ит!" дигән лозунг филармония фойесына эленә. Башкорт кавалерия дивизиясе ветераннары сүзләренә караганда, Башкортстан артистларының концертлары аларга рухи көч биргән. Фронтта барлыгы 17 концерт бригадасы булып, алар 1789 концерт куйган.
Сугыштан соң республикада тулыканлы мәдәни тормыш тулысынча тергезелә башлый. Ул еллар җырчылар Мәгафүр Хисмәтуллин, Әсма Шәйморатова, Петр Кукотовның таланты чәчәк аткан вакытка туры килә.
Яңа эстрада алымнарын эзләү 50нче елларда инструменталь ансамбльләр төзүгә китерә, аларның беренче җитәкчеләре — Бәхти Гайсин һәм Николай Голов. Фәридә Кудашева һәм Мәгъфирә Галиева белән күпьеллык иҗади хезмәттәшлек аларга зур популярлык китерә. Бу ансамбльләр җырчылар И. Смаков, Н. Кадыйрова, Ш. Хәмәдинуров, В. Мурзинга тормышка юллама бирә.
Бүген өлкән буын җырчы-музыкантлар башлаган эшне яшьләр дәвам итә. Шуны раслап, 2 мартта “Йолдызлар парады — бездә!” дигән зур концерт булачак. Филармониянең Зур залында, сәхнә ветераннары белән беррәттән, бүген ялкынланып иҗат итүче сәхнә йолдызлары катнашачак.

Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»