Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мең төрле төс һәм гамь белән балкыды Баймак сәхнәсе!

Мең төрле төс һәм гамь белән балкыды Баймак сәхнәсе!
28.02.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Мең төрле төс һәм гамь белән балкыды Баймак сәхнәсе!
Районда “Чәчәк ат, Республикам!” конкурсының Гала-концерты үтте.


Баймак районында февраль башында “Чәчәк ат, Республикам!” смотр-конкурсы старт алган иде. Быел чара Башкортстанга 100 ел тулуга багышланды. Анда районның 51 авылыннан меңнән артык үзешчән артист катнашты.

Иң чагу чыгышлар Баймакның Халык иҗаты үзәгендә үткән Гала-концерт программасына керде. Иҗат коллективлары конкурска бик җентекле әзерләнде. Тамашачы игътибарына үзәкне өзәрлек озын көйләр, дәртле такмаклар, ретро-җырлар тәкъдим ителде. Артистлар халыкны кызыклы, истә калырлык чыгышлар белән генә сөендереп калмады, рухи күтәренкелек тә бирде.

Мең төрле төс һәм гамь белән балкыды Баймак сәхнәсе!


Әлеге зур чарада Иске Сибай авылы үзешчәннәре дә катнашты. Гала-концертны “Башкортстан” дигән җыр белән нәкъ аларның хор коллективы ачты.
Иске Сибайдан Мөслимә Илтина конкурска "Язгөл” вокал ансамбле составында килгән. “Кечкенә чактан халык җырларын җырлап үстем. Аларны әти-әниемнәр бик оста башкара торганнар иде. Халык әйтмешли, оясында ни күрсәң, очканында да шул булыр” – ди Мөслимә ханым. Гала-концертта “Язгөл” ансамбле “Халкыма” җырын башкарды.

Мең төрле төс һәм гамь белән балкыды Баймак сәхнәсе!


Быел смотрга әзерлек концерты районның барлык мәдәният учакларында да оештырылды. Шуңа күрә сәхнәгә тәүге тапкыр чыгучылар да булды. Мәсәлән, Югары Җаекбай, Урал, Октябрь, Ишей, Абдрахман, Алгазы, Мәмбәт, Басый, Юлык, Исәнбәт авылларыннан үзэшчәннәр беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгуларына карамастан, тамашачы сөюен яулады.

Мең төрле төс һәм гамь белән балкыды Баймак сәхнәсе!


1нче урынга — Иске Сибай, Мерәс, Колчура вәкилләре чыкты. 2нче урынны — Ярат, Таулыкай, Эткол, Өметбай, Буранбай, Баеш, ә 3нче урынны Күкидел, Ургазин, Чыңгыз, Акборын, Сайгафар, Ишбирде, Йомаш авыллары мәдәният йортлары коллективлары яулады.
Дистәгә якын коллектив төрле номинацияләрдә җиңүгә иреште. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Мең төрле төс һәм гамь белән балкыды Баймак сәхнәсе!




Фото: Баймак районы хакимиятенең рәсми сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»