Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Туган тел"гә10 яшь!

"Туган тел"гә10 яшь!
01.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

"Туган тел"гә10 яшь!
"Туган тел" телеканалының эшли башлавына 10 ел тула.


"Туган тел" телеканалы татар-башкорт җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә, халык моңнарын бөтен дөньяга танытуны максат итеп куя. Бу хакта Казанда филармониядә узган концертта каналның директоры Азат Вахитов әйтте.

"Быел телеканалның эшли башлавына 10 ел тула. Бу – безнең презентация форматындагы беренче зур концертыбыз. Тик соңгысы булмас, дип уйлыйбыз. Әлеге чара матур традициягә әверелер дип ышанабыз", - диде ул.

Азат Вахитов әйтүенчә, "Туган тел"не музыкаль каналлар арасында барган көндәшлек куркытмый. Аның үз юнәлеше бар.

"Татарстанда музыкаль каналлар бар, без көндәшлектән курыкмыйбыз. "ТМТВ" һәм "Мәйдан" телеканалы безгә яхшы таныш. Безнең канал алардан аерылып тора, үзенчәлекле якларыбыз шактый. Без башкаларны кабатларга омтылмыйбыз, чөнки үз юнәлешебез бар. Безнең максат — татар-башкорт җырчыларын, музыка сәнгатен халыкка таныту", — диде ул.

Шагыйрә, композитор Зифа Нагаева әйтүенчә, каналның Татарстанда ачылуы хезмәттәшлекне тагын да киңәйтә.

"Бу канал тыңлаучыларның мәдәни аңын үстерергә, рухи кыйммәтләрне саклап калырга, халкыбызның моңлы җырларын кайтарырга сәләтле. Шулай ук ул татар һәм башкорт сәнгате арасына ныклы күпер сала. Без милләтне саклап калырга тиеш. "Туган тел"нең Татарстанда ачылуы хезмәттәшлекне тагын да киңәйтә", - диде ул.

"Туган тел" - тәүлек буе эшли торган музыкаль-күңел ачу телеканалы. Ул 2009 елда Уфа шәһәрендә оештырыла, беренче тапкыр эфирга 24 март көнне чыга. Телеканалның төп эшчәнлеге татар һәм башкорт телен, җыр сәнгатен саклауга юнәлтелгән. Ул Башкортстан һәм Татарстан территориясендә, шулай ук Русиянең 52 зур шәһәрендә, Түбән Новгород, Саратов, Ырынбур, Чиләбе өлкәләрендә күрсәтелә. Бүгенге көндә телеканалны 12,8 миллионнан артык кеше карый.




Фото: google.com.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»