Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Ак калфак”ның табылган чагы...

“Ак калфак”ның табылган чагы...
05.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

“Ак калфак” ансамбле кызлары.Аскын районында милли гореф-гадәтләрне саклап, җыр-моң дулкынында тибрәлеп яшиләр.

Районда бер генә мәдәни чара да “Ак калфак” ансамбле катнашлыгыннан башка үтми. Аларның репертуарында борынгы җырлар өстенлек итә. “Шәл бәйләдем”, “Зәңгәр чиләк” – болар ансамбль әгъзалары аеруча яратып башкарган җырлар.


2012 елда район Мәдәният йорты методисты, моңлы җырчы Ризида Галимова оештыра “Ак калфак”ны. Шушы вакыт эчендә ансамбль төбәкнең татарлар тупланып яшәгән авылларының барысында да диярлек концертлар куйды.
– Оештырылганда – 10, аннары 17 кеше дә булып алды, хәзер инде коллективыбызга 15 кеше йөри. Аларның иң яшенә – 55, иң өлкәненә 70 яшь. Барысы да теләп, дәрт белән килә, – ди Ризида Фирзәт кызы.
Ансамбль район үзәгендә тупланса да, күрше авыллардан да йөрүчеләр бар. Баян, мандолина, кубыз – болар ансамбльдә төп уен кораллары. Милли костюмнары да үзенчәлекле. Аларны ансамбльгә йөрүчеләр үзләре тектереп алган. Бүген инде коллективта тегүче дә, чигүче дә бар.
“Ак калфак”чылар республиканың барлык районнарында да диярлек булып өлгергән. Уфаның “Торатау” Конгресс-холлы сәхнәсендә дә чыгыш ясау бәхете тия аларга.
“Яратам сине, тормыш!” конкурсын аеруча үз итә икән ансамбльгә йөрүчеләр. Ел саен катнашып, зур дәрәҗәләргә ирешкәннәр. Кыйгы, Тәтешле, Борай, Бөре, Уфа, Кырмыскалы, Краснокама районнары сәхнәләрен яңгыратканнар.
2016 елда “Ак калфак”ка “халык татар вокаль ансамбле” исеме бирелгән.
– Ансамбльгә килеп күңелне бушатасың, көч туплап, илһам җыеп кайтасың. Озак бер-беребезне күрми торсак, сагынышабыз, – ди Ризида Галимова.
Район Мәдәният йортында эшләп килүче “Бөркетләр”, “Ләйсән”, “Хәзинә”, “Бүләк”, “Мелодия” вокаль ансамбльләренең кабатланмас, моңлы чыгышларын халык яратып кабул итә, алкышларга күмә. Милли ансамбльләребез телне, гореф-гадәтләрне сакларга булышлык итә. Сәхнәләрдә балкып, тагын да югарырак иҗади үрләр яула, “Ак калфак”!

Энҗе ИБРАҺИМОВА.
Аскын районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»