Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Шәфкатьлелекне моңга төреп...

Шәфкатьлелекне моңга төреп...
07.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Район хакимияте башлыгы  Илдар Мостафин   һәм халык  шагыйре Роберт Миңнуллин.Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм халык шагыйре Роберт Миңнуллин.Илештә хәйрия концерты үтте.

Район үзәге Югары Яркәйдә тормышта авыр хәлгә тарыганнарга, мөм­кинлекләре чиклеләр­гә ярдәм итү фондын булдырганнар иде. Аны тулыландыру максатында район хакимияте һәм якташ-илешлеләр башлангычы белән шушы көн­нәрдә Мәдәният сараенда хәйрия концерты булды.


Анда Илеш районында туып-үскән күренекле шәхесләр, сәхнә осталары: Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, публицист, дәүләт һәм җә­мәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин, Баш­корт­станның халык артисты Фәнүнә Сира­җетдинова, Баш­корт­станның халык, Татар­стан­ның атказанган артисты Идрис Кәли­муллин, Башкортстанның атказанган артисты Фән­дил Мөхәммәтдинов, Илшат Сибә­гатуллин, район­ның сәнгать һәвәс­кәрләре катнашты. Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, “Якташлар – илешлеләр” оешмасы җитәкчесе Фаил Фәт­хетдинов социаль-мәдәни чараның әһәми­ятен билгеләп чыгыш ясадылар, шәф­катьлелек, мәрхәмәтлелек үрнәге күрсәтүчеләрне бүләк­ләделәр.
Элек-электән хәйрия бирү, сәдака тарату халкыбыз гореф-гадәт­лә­рендә беренчел саналган, нинди генә авыр заманнар булуга карамастан, хәйриячелек тукталмаган. Көнбатышча яшәү рәве­ше белән мавыгу кеше­ләр­нең максатларын алыштырды, вазыйфаларын оныттырды. Бүгенге көндә хәйрия, башлыча, хәер сәдакасы гына булып калды сыман. Илеш­тә үткән әлеге чара “Без электән килгән шәфкать­лелеккә юнәлгән гореф-гадәт­ләребезне тергезер­гә, ярдәмчел һәм мәрхә­мәтле булырга тиеш”, дигән фикерне ныгытты.

Идрис Кәлимуллин.Идрис Кәлимуллин.Фәнүнә Сираҗетдинова.Фәнүнә Сираҗетдинова.


Әдәбиятыбыз, халкыбыз тарихыннан билгеле булганча, шундый катлаулы һәм авыр заманнар булган, әмма зәкәт бирү­челәр саны арткан, ә алучылар саны, киресен­чә, кимегән. Әйе, заман башка – заң башка, ди­ләр. Әлбәттә, ул заманнарда безнең халык арасындагы мохтаҗлар да күпкә әдәплерәк булган, кул сузып сорарга оялганнар, дип язалар. Пәй­гамбәребезнең: “Әгәр адәм баласы мохтаҗ­лыкка дучар булып, кеше­ләрдән ярдәм сораса, ул беркайчан да хәерче­лектән арына алмаячак”, дип әйткән сүзләренең тәрбияви роле зур бул­гандыр, билгеле.
— Бүгенге концертның максаты аерым кешенең, тама­шачының, аерым сәнгать әһе­ленең рәхи­мен, рәхмәтен, шәфкатен шушы концерт аша бергә туплап, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга җиткерү иде. Тормышта авыр хәлгә тарыганнарда киләчәккә ышаныч уяту, авыру кешегә мөмкин булганча уңайлы тормыш шартлары тудыру өчен әлеге җыелган акча аз гына булса да ярдәм итәр. Иң мөһиме — ул акчаларга өстәлгән күңел җылыбыз аларга ялгыз түгеллек­ләрен аңлатыр, — диде район хакимияте башлы­гының социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Рамил Хәйретдинов.
Мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә карата мөнәсәбәт, авыр хәлдә калганнарга социаль яр­дәм чараларын тормышка ашыру респуб­ли­ка­бызның социаль сәя­сә­тендә өстенлекле юнә­леш булып тора, бу максатта күп кенә программалар эшләп килә. Әмма никадәр шәфкатьле булсак та, тормыш ыгы-зыгысы аларга карата игътибарыбызны киметә. Югары Яркәйдәге хәйрия концертында әнә шундый аерым игътибар сораучы райондашларны искә алдылар. Аларның тормышларын җиңеләйтү өлкә­сендә эшләү­че­ләрнең фидакарь­лек­ләрен бил­геләп үттеләр.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»