Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ришат Төхвәтуллинның әнисе җырлаган

Ришат Төхвәтуллинның әнисе җырлаган
07.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Ришат Төхвәтуллинның әнисе җырлаган Розалия ханым Казанда улының 30 яшьлек гомер бәйрәмен котлап җыр башкарган. Халык җырын баянга кушылып чын халыкча башкаруын тамашачы бик ошаткан, "Флүрә Сөләймәновага охшаган", - диючеләр дә булган. Димәк, Ришатыбыз җырчылар нәселеннән? Бу хакта аның әти-әнисе ни ди?

Розалия Нурулла кызы:
- Улыбызның җыр-моңга сәләте әби-бабайларыннан ук килә. Әнием Галимә дә, әтием Нурулла да табыннарда бик матур итеп озын көйләр җырлыйлар иде. Аларны "мәҗлес җырлары" дип тә атап йөртәләр иде. Мин үзем дә шуларны тыңлап, шуларны җырлап үстем. Клуб мөдире булып эшләгәндә дә әти-әнием үрнәгендә гел халык җырларын, озын көйләрне башкара торган идем. Башкорт халык җыры "Уел"ны, "Мәтрүшкәләр" җырын яратып башкара идем. Алар гел минем янда - сәхнә тирәсендә бөтерелүче Ришатның колагына да керми калмагандыр инде, шәт.

Әниемнең әтисе Сираҗетдин тирә-якта киң билгеле гармунчы булган. Минем дә балачакта уйнарга өйрәнергә теләп гармун тарткалап утырган чакларым еш була иде. Әнием: "Хатын-кызга гармунда уйнау килешми", - дигәч, бу шөгылемне туктатырга туры килде. Аның каравы, абыйларымның барысы да гармунда уйнап үстеләр. Олысы - Наил исемлесе - бүгенге көндә Калмыкиядә, уртанчысы - Шамиле Октябрьскийда яши. Рамил абыем -Мәтәүтамакта төпләнде, гомере буе авыл клубында гармунчы булды, соңгы елларда гына Себер якларына эшкә чыгып китте.

Айрат Сөләйман улы:
- Мин дә җырлы-моңлы нәселдән. Әтием Сөләйман гармунда уйный, инәкәем Әминә аңа кушылып бик матур итеп җырлый иде. Без гаиләдә өч бала үстек. Әткәйдәге гармунда уйнау сәләте, нишләптер, беребезгә дә күчмәгән. Дөрес, 3нче сыйныфта укыганда әткәйләрдән гармун алдырып караган идем каравын. Кулда гармун булса да, анда уйнарга өйрәнә алмадым. Көн-төн эштә булганлыктан, әткәйнең безне гармун уйнарга өйрәтеп утырырга вакыты да булмагандыр. Ул өйрәтмәгәч, минем дә кызыксынуым сүрелгәндер инде, күрәсең. Абыйларым Валерик белән Ирекнең дә гармун шыгырдатып утырганнарын хәтерләмим. Аның каравы, әнкәйгә охшап, алар җыр-моңга оста. Минем үземдә анысы да юк. Мин - җырлаган кешене тыңларга гына яратам.

Ришат Төхвәтуллинның әнисе җырлаган




Фото: Фото гаилә архивыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»