Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Аяусыз уеннар уйнамыйк!

Аяусыз уеннар уйнамыйк!
07.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Аяусыз уеннар уйнамыйк!Туймазы татар дәүләт театры башкалада үтәчәк театр ункөнлегендә катнашып, 12 мартта Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры сәхнәсендә Алексей Гарбузов пьесасы буенча куелган "Аяусыз уеннар" спектаклен күрсәтәчәк.

Узган елда Туймазы татар дәүләт драма театры “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” иҗади проекты кысаларында Алексей Арбузовның “Аяусыз уеннар” драмасын сәхнәләштерде. Нибары берничә ай эчендә сәхнә әсәрен күп кенә тамашачылар карап өлгерде. Драма күпләргә көчле тәэсир итте. Ниһаять, иҗат коллективы спектакль белән Уфа тамашачысы алдында сынау тотачак.

Спектакль бик тәэсирле видеоязмадан башланып китә. Җәйнең кояшлы бер көнендә, агач яфраклары ямь-яшел чагында, ап-ак күлмәкле бер ана кечкенә баласы белән рәхәтләнеп уйный. Берчә, ул, сабыен кояшка якынайтырга теләгәндәй, кулларын югарыга суза, берчә, аңа мәхәббәт тулы карашын төбәп, әйләнгәләп ала, берчә, күтәренке рухта, кинәнеп, нарасые белән тук башаклы иген басуыннан атлый. Әлеге кадрлардан яктылык, җылылык, сөю, яшәү яме бөркелә. Видеоязма бик кадерле дә, бәхетле дә мизгелләрне искә төшерә торган үтә сагышлы, моңлы музыка озатуында күрсәтелә.

Бу гүзәл күренеш кинәт капма-каршыга үзгәрә: бушлык, кара җир өстенә эре тамчылар белән яңгыр ява. Видеоязма тәмамлангач, сәхнәгә аз гына яктылык бирелә. Җиһазлары искереп беткән, җыештырылмаган, котсыз өй эче күренә. Бүлмәгә ремонт ясарга әзерләнгәндәй, әйберләр, ни өчендер, полиэтилен белән каплап куелган. Илке-салкы атлап, бер егет керә. Ул – шушы өйнең хуҗасы Кай (Айнур Гайсаров). Кайның үз-үзен тотышы исерек кешене дә, акылдан язганны да хәтерләтә: егет гәүдәсен тота алмыйча йөзгә бөгәрләнә, аңлаешсыз авазлар чыгара. Мольберт янына килеп, рәсем ясап маташуыннан без аның рәссам икәнен аңлыйбыз.

Аяусыз уеннар уйнамыйк!


Кай биредә ялгыз яши. Тик, нишләптер, аның өеннән бер дә кеше өзелми. Монда аның балачак дуслары, танышлары, таныш булмаганнары да килә. Алар арасында исерек әтисенең җәберләвен татып үскән, кечкенә чагында куркып беткән әнисеннән ары берни күрмәгән, инде ир булып җиткән Терентий (Руслан Вахитов) да, аның гаилә әгъзаларын бәхетсез иткән өчен җаны-тәне белән үкенеп, әрнеп яшәгән әтисе Константинов (Башкортстанның атказанган артисты Алик Зәйлалов) та, тормышы җитеш булып, укуда күп уңышларга ирешсә дә, якыннарының игътибарын, аңлавын тоймау сәбәпле, тормыштан мәгънә таба алмаган Никита (Айдар Хөснетдинов) да бар. Егетләр җыела, көр тавыш белән сөйләшә, тик аларның күңелендә ризасызлык булуы, җаннарын нидер тырнавы сизелә.

Кунаклар да, хуҗа Кай да үз-үзеннән канәгать түгел, алар үзләренең яшәвеннән – мәгънә, дөньядан җылылык, ямь, нур эзли. Геройларның тирә-якка салкынлык бөркеп, бөтен сәхнәне тутырып алган полиэтилен астына кереп яшеренүе үзләре тудырган мәгънәсез, төссез, күңелсез мохиттән качарга омтылуына ишарәли. Бер-берсе белән сөйләшкәндә яшьләрнең еш кына тузып, уңып беткән йомшак уенчыкка үрелүе аларның балалыктан чыга алмавын күрсәтә. Алда язып узган видеоязмадагы күренеш: җәй, кояш, матурлык, сөю, яшәү чаткысы – яшьләрнең хыялындагы тормыш. Ә көзге салкын яңгыр, тузан баскан караңгы бүлмә, төшенке рух – бүгенге чынбарлык.

Кызганыч, егетләр үзләренең яшәешен үзгәртер, гомумән, көчле ихтыярлы чын ир-егетләр булу өчен берни дә эшләми. Моңа аларның ихтыяр көче юк.
Ни өчен алай соң? Геройларның барысына да якыннары белән аңлашу, аларның игътибары, ата-ана сөюе җитмәгән бит. Бәлки, яшьләрнең, балалыктан чыгып, өлкәннәр тормышына аяк басып китә алмавының сәбәбе аларның бәләкәйдән гаилә җылысында тәрбияләнмәвендәдер?

Бу фикерне хезмәтенә фанатларча бирелгән геолог Маша (Башкортстанның атказанган артисты Маргарита Сидорова) образы да раслый. Әллә сагыш, бәхетсезлек, салкынлык бөркелеп торган балалар йортында тәрбияләнгәнгә, аның йөрәге дә боз кебек. Ул ире белән шашып мәхәббәт уены уйный, көлә, шаяра, ләкин анда бишектә яткан баласына, иренә карата мәхәббәт хисе, кайгыртучанлык, хәстәрлек юк.

Аяусыз уеннар уйнамыйк!


Спектакльдә бик якты, саф күңелле бер кыз бар. Ул – көзнең яңгырлы бер көнендә, югары уку йортына керә алмагач, өенә кайтып китәргә теләмичә, Кай йортына яшәү урыны эзләп килеп кергән Неля (Гөлназ Саттарова). Неля да әти-әнисе белән җылы мөгамәләдә түгел, егете дә аның күңеленә мәңге җуелмас яралар салган. Тик шунысы куанычлы: теге егетләрдән аермалы буларак, кызның яшәү дәрте сүрелмәгән. Ул, авырлыкны үзендә йомып, башкаларның тормышын ямьләргә тырышып йөри.

Тора-бара без Неляның әнисе (Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Латыйпова) белән дә танышабыз. Озак вакытлар өенә кайтмаган, хәбәр дә бирмәгән кызы өчен кайгырып, баласын эзләп, хәсрәттән бөгелеп килеп керә ул Кай өенә. Кайгы, сагыну хисләре кайчандыр кырыс холыклы булган ананы тирән уйландырып йомшарткан, күңелен сафландырган, анда мәрхәмәтлелек, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатларны уяткан.

Кайгыдан карайган, әбиләрчәрәк киенгән Неляның әнисенә түбән катлам вәкиле итеп җирәнеп кенә караган Никитаның туганы Любася (Динара Вахитова) образы да бик камил килеп чыккан. Бу кыз замана курчагын хәтерләтә. Аның тышкы кыяфәте чагу, матур, тик анда төптән уйлау, башкаларның җанын тою юк, Любасядан салкынлык бөркелеп тора.

Әсәрдә бер Миша (Марсель Мөсәвиров) гына тулыканлы тормыш алып бара. Ул яраткан эшен бирелеп башкара, бөтен йөрәге белән сөя-өелә белә, рәхәтләнеп күңел ача, җырлый, бии, шатлана. Миша – тормышка, чынбарлыкка аек карашлы. Спектакльдәге “кешеләргә карата саксызлык күрсәтмәгез” дигән төп фикер дә аның образы аша әйтелә.

Спектакльдә ир белән хатынның кызыклы яшәвеннән көнләшеп, сырхауга сабышып, Миша белән Машаның өенә, дару сорап, алай гына да түгел, бу парның тормышына килеп кергән Ловейка образы да Башкортстанның атказанган артисты Данил Нурыйханов башкаруында игътибарга лаек. Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов башкаруында Кайның купшы кыяфәтле, икейөзлерәк, тыштан ялтырап, эчтән калтырап торган үги әтисе Олег Павлович та хәтергә уела.

Сәхнә әсәрендә актриса Алсу Вәлиева гаҗәеп ике образ башкара. Башта ул ап-ак киемдә “Фәрештәгә охшаган кыз” булып чыга да сабыр гына утырып оек бәйли. Аның йомшак басып атлап йөрүе дә аккош йөзүен хәтерләтә. “Фәрештәгә охшаган кыз” бик әйбәт булмаган хәл-вакыйгаларга, кешеләргә гаҗәпсенебрәк, керсез караш белән карый.

Ә икенче тапкыр актриса сәхнәгә кап-кара киемдә “Фәрештәгә охшамаган кыз” булып чыга. Ул, тилергәндәй, бертуктаусыз шашып көлә, юләр сыман мәзәк сүзләр сөйли. Автор бу ике рольне бер үк кызга уйнарга үзе тәкъдим иткән. Кызларны һәр тамашачы үзенчә аңлый, хәтта аңлап та бетерә алмый. Ләкин бу ике образ, кешеләрне төрле уйларга этәреп, спектакльне тулыландырып, символик мәгънә биреп тора.

Үзенең пьесасын автор Алексей Арбузов “Аяусыз уеннар” дип атаган. Туймазы театры сәхнәләштергән спектакль өчен дә бу исем урынлы. Чынлап та, сәхнә геройлары бер-берсе белән аяусыз уен уйный. Мисал өчен, Константинов иң якын кешеләрен җәберләгән, хәтта аларга кул күтәргән. Алар белән шулай аяусыз уен уйнап, малаен бәхетле балачактан мәхрүм иткән, ә хатынының гомере өзелгән. Ә бүген исә инде егет булган Терентий картаеп баручы, кылган эшләре өчен җаны-тәне белән әрнүче әтисен кичерә алмый, аның белән аяусыз уен уйный.

Машаның үзе өчен өзелеп торучы иренә хыянәте, күпме кешеләрне дәвалаган яхшы табип, көчле ир-егет булган Мишаны һәлакәткә илтә. Бу да – аяусыз уен. Шундый аяусыз уен белән спектакльдәге башка геройлар да уйный.

Алексей Арбузов үзе дә бик катлаулы тормыш юлы уза. Талантлы драматургның тормышта татыган әчелекләре язган әсәрләрендә дә чагыла. Кешеләрне бер-берсенә карата игътибарлы, мәрхәмәтле, кешелекле, гомумән, чын кеше булырга чакыручы олы мәгънәле бу спектакльне күбрәк тамашачы карасын иде.

“Аяусыз уеннар”ны сәхнәгә театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев куйды. Спектакльнең рәссамы — Русиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, костюмнар остасы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Степанова, композиторы — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов, хореограф — Ярослав Францев.

Гөлназ МУСИНА,
театрның әдәбият бүлеге мөдире.




Фото: Театр архивыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»