Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ядкарь итеп халык моңын

Ядкарь итеп халык моңын
08.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Ядкарь итеп халык моңынКушнаренко халык хоры тамашачысына илһамлы мизгелләр бүләк итә.

Баян моңы агыла... Аңа кушылып, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, халык җырлары яңгырый. Барысы да белеп тора: монда ветераннар хорының чираттагы репетициясе бара.


Татар халкы элек-электән үз тормышын шигырьләрдә, җыр-бәетләрдә чагылдырган, моңлы көйгә салып кайгысын тараткан, шатлыгын бүлешкән. Шушы ядкарьләрнең бүген дә кодрәте көчле. Аларда халкыбызның үткәне, тарихы бар, алар – милләтебезнең бизәге. Шушы матурлыкны халыкка өләшүче кешеләр бар. Кушнаренко районы Мәдәният йортының “Ядкарь” халык ветераннар хоры әгъзалары – шундыйлардан.
Коллектив 1994 елда оештырылган. Анда хаклы ялдагы мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәүдә хезмәткәрләре һәм башка hөнәр ияләре җыелган. Аларны сәнгатьне ихлас сөю берләштерә.
Халык көйләре hәм күренекле композиторларыбызның әсәрләре күңелләргә көч-дәрт, куаныч, өмет өстәп, яхшылык кылу теләге генә уятып калмый, бәлки яшьләр өчен җитди тәрбия чарасы булып чыгыш ясый. Хорга йөрүче ветераннар ялкынланып, дәртләнеп эшлиләр. Тормышны тирән белеп, сәнгатьне якын юлдашлары итеп, алар шушы җыр-моң коллективында шатлык белән гомер кичерә. Хор репертуарында илледән артык җыр бар. “Зәңгәр чиләк”, “Туган җир”, “Кушнаренкам – гүзәл як”, “Ялгыз агач”, “Бердәнберем — газиз җирем”, “Уракчы кыз” кебек җырлар Туган илгә мәхәббәт, батырлык, хезмәт, дуслыкны данлау, тормышны сөю, өлкәннәргә ихтирам белән сугарылса, “Солдатлар”, “Бер кайтырбыз”, “Мәңгелек ут”, “Шәйморатов генерал”, “Арыш башагы”, “Җиңү көне” җырлары күп югалтулар китергән дәhшәтле сугыш елларын искә төшерә, Бөек Җиңүне данлый, Җир йөзендә тынычлык, иминлек hәм бәхеткә мәдхия булып яңгырый.
Хор коллективы үзенең хис-тойгыларын, борчылу-шатлыкларын җыр аша тамашачыларга җиткерә. Ә алар алкышлар белән каршылап-озатып, ихлас елмаюлары белән hәрвакыт дәртләндереп тора. Коллективны Роза Сабурова җитәкли. Җитәкче белән хор әгъзаларының бер-берсенә булган ихтирамы, аңлашып эшләве hәр репетициягә җитди карашта булу, халык күңеленә хуш килерлек җырлар өйрәнү матур нәтиҗәләре белән куандыра. Аккомпаниатор Рәфис Бакыевның да өлеше бик зур: hәр репетициядә катнашып, җырларның асылын ачарга тырышып, хор белән аңлашып эшли ул.
Ветераннарның сәхнә сәнгатенә гашыйклыгы республика, район күләмендә үткәрелгән hәр чарада җаваплылык тоеп, актив катнашуыннан да күренә. “Ядкарь” фестиваль-конкурсларда төрле дәрәҗәдәге диплом hәм мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. 2003 елда коллективка “Халык хоры” дигән исем бирелде. Өч ел саен коллектив бу мактаулы исемне йөртүгә хаклы икәнлеген дәлилләп тора.
— “Беренче карлыгачлар” Фила Галимова, Фәния Хөсәенова, Велера Тухтарова, Зилә Зарипова, Камил Маннапов hәм башкаларны һәрвакыт искә алып, алар белән аралашып, яңалыклар белән уртаклашып торабыз, — ди коллектив җитәкчесе Роза Сабурова. — Бүгенге җырчылар арасында җыр, нәфис сүз буенча халыкара, төбәкара, республика конкурсларында катнашып, лауреат исеменә лаек булучылар да бар.
Быел хорга сәхнә костюмнары булдырылды.
— Хөрмәтле ветераннарыбызда булган ялкын, рух ныклыгы, хор сәнгатенә сөю, тормышны ярату сокландыра, — ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Флидә Мөхәммәтҗанова. — Барыбыз да өлкән яшьтәге җырчыларыбыздан илhам алабыз, чөнки аларның күзләреннән чыннан да илһамлы яктылык сибелә.

Миләүшә Газизова.
Кушнаренко районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»