Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сәләте — табигатьтән

Сәләте — табигатьтән
08.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Минзилә Арсланова   укучысы Искәндәр Таҗетдинов белән.Тәҗрибәле белгеч Минзилә Арсланова укучыларында да сәнгатькә тирән мәхәббәт тәрбияли.

Күптән түгел ярты гасырлык юбилеен билгеләгән Миякә район балалар сәнгать мәктәбе үзенең фидакарь хезмәткәрләре һәм зур сәхнәләрдә уңышларга ирешүче элекке укучылары белән дан тота. Музыка укытучысы Минзилә Арсланова шуларның берсе.


Ул район үзәгеннән 5-6 чакрымдагы, йөзьяшәр имән, каен урманына сыенып утырган 20-25 йортлы Чытырбаш авылында туып-үскән. 3-4 яшьләрдә чагында җәйләрен урманнарны, чәчәкле болыннарны, аланнарны карап йөрергә ярата. Салкын чишмә суын тәмләп карый. Май ахырында кыр казлары, торналар сазлыкларда “бәби туйлары” үткәрә. Кошлар сабыйларын урталарына алып, шатланышып, дөньяларын онытып бииләр. Минзилә таллар арасына яшеренеп, бик саклык белән аларны озын-озак күзәтә. Баланың дөньяны әкият сыман кабул итеп, тормыш бары тик бәхет-шатлыклардан гына тора дип уйлаган мәле. Бәрәңге бакчасыннан җиләклекләр башлана, алар 20-25 чакрымга сузыла. Картәнисе белән алар җиләккә йөри, табигать хозурлыгына сокланып, ял итеп алалар. Әби газаплы сугыш елларын искә төшерә. “Сез оҗмахта яшисез”, — ди. Әби борынгы озын көйләрне суза:
Дим буйлары тугай-тугай,
Тугаенда берәү кул болгый.
Үзе дә генә җырлый, үзе елый,
Ник саргаеп үстем, ди бугай.
Янәшәдә генә Чылтыр дип аталган чишмә ага. Аның тылсымлы моңы тирә-юньгә тарала. Кызчык тавышларны әйбәт сиземли. Көчле зилзилә, җил-давылларда урман шавын, яфраклар серләшүен мавыгып тыңлый. Имәннәр Җиңү маршын уйный, каеннар яуда һәлак булган авылдашларны сагына, усак яфраклары лепердәшеп туй такмаклары әйтешә. Төн уртасында һәм иртә таңда сандугач­лар симфониясен тыңлап, кечкенә кошчыктан ничек инде шундый илаһи моң агыла, дип уйлана кыз.
Өйдә дә, табигатьтә дә — концерт. Кичләрен, эштән соң һәркем сөйли, көйли, моңая, шатлыклы, тантаналы, сагышлы җыр-моң ишетелеп тора. Картәтисе өздереп тальян гармунын тарта. Картәнисе ялгызы яисә Минзиләсе белән калганда “Баек”, “Буранбай”, “Тәфтиләү”, “Кыр казлары”, “Иске карурман”ны суза. Җомгада күрше-күлән әбиләр җыелыша, оек, бияләй бәйли-бәйли төн уртасына кадәр җырлашып утыралар.
Бервакыт өйдә ялгызы калгач Минзилә очраклы рәвештә тальян телләренә кагыла. Кемнәрнеңдер кулында сихри моң чыганагы булган бу уен коралы кыз кулында тәүдә чинап, ыңгырашкандай итә. Озак кына булаша торгач, “Әпипә” көе килеп чыккандай була һәм аны гомерлеккә әсир итә.
Әтисе клуб мөдире булганлыктан, Минзиләгә дә яшьләрнең кичке уеннарын тамаша кылырга туры килә. Ул төрле уен кораллары белән мавыга, аларда уйный башлый, байтак җыр һәм такмаклар өйрәнә. Аңа җыр-моң белән кызыксынырга, ә соңрак һөнәр сайларга җанга якын, гүзәл, соклангыч табигать һәм әти-әни, якыннары, авыл­дашларының тылсымлы сәнгать белән рухланып яшәве этәргеч биргәндер.
Дәүләкән музыка училищесын тәмамлагач, Миякә район үзәгендәге музыка мәктәбендә эш башлый, Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында үз һөнәре буенча читтән торып укып югары белем ала.
Мәктәптәге кимчелекләрдән арыну, укыту-тәрбия эшендә алдынгы ысуллар куллану турында өзлексез уйлана. Арада матди чыгымнарсыз гына хәл итәрлекләре дә бар. Балалар, бигрәк тә кечкенәләр, укытучыны яратса гына укый. Димәк, укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту зарур.
Балаларны оялу, каушау, югалып калудан ничек арындыру турында уйлана Минзилә. Алар ата-аналар чакырылган тантана, чараларда ешрак катнашырга тиеш. Сәләтләрен ачыкларга кирәк. Киләчәктә данлы гармунчы буласы бала барабан кагып утырмыймы?
Музыканы өйрәнүдә һәм камилләштерүдә бала күңелендә ярыш ялкыны кабызу отышлы. Моның өчен ныклы әзерләнергә, төрле сәнгать чараларында катнашырга тырышырга кирәк.
Бердәм, үзара ярдәмләшеп эшләүче коллектив кимчелекләрдән арына бара. Минзилә Арсланова­ның омтылыш-максатлары әкренләп тормышка ашырыла. Югары квалификацияле, тәҗрибәле укытучы дәресләрне әзерлекле, үрнәкле үткәрә, балалар белән аерым шөгыльләнүгә зур игътибар бирә. Бөтен гомерен сәнгать мәктәбенең эшен яхшыртуга, районда мәдәниятне үстерүгә багышлый. Башкортстан музыка укытучылары конкурсы лауреаты ул. Былтыр төрле чараларда “Мәга­рифнең психологик һәм педагогик нигезләре”, “Югары сыйныфларда вокал дәресләрендә уку­чыларның артистлык сәләтен үстерү” дигән темаларга докладлар белән чыгыш ясады. Үзе дә җиңел булмаган сынауларны уңышлы үтте. Хезмәтендәге казанышлары өчен диплом һәм бүләк тапшырылды. “Педагогика” журналында музыка укытуны камилләштерү турында мәкаләләре басылып чыкты.
Минзилә Арсланова фидакарь хезмәте белән балалар, ата-аналар, халыкның олы ихтирамын яулады. Ял, вакыт, килеп туган кыенлыклар белән исәпләшмичә, укучыларны республика район-шәһәрләренә, Мәскәү, Казан, Сочи һәм башка урыннарга конкурс, фести­вальләргә йөртте. Якташларыбыз һәрчак уңышлы чыгыш ясады, дипломнарга, бүләкләргә лаек булды. Ил һәм дөнья күләмендә үткәрелгән чараларда җиңү яуладылар. Тамашачыларның яраткан артисткасы да ул Минзилә. Район мәдәният йорты каршындагы Башкорт халык хорында, “Күк-идел” Башкорт халык вокал ансамблендә 28 ел җырлый, урыс халык ансамблендә төрле уен коралларында 27 ел уйный, 25 ел хор-вокал бүлегенә җитәкчелек итә. Шунда вокал бүлеге оештырды. Вокал ансамбль­ләре һәм солистлар өчен җырлар оранжировкалый. Факиһә Тугызбаева шигыренә ул көй язган “Рәссам” җырын балалар яратып тыңлый. Минзилә Арсланованың укучысы Резеда Арсланова аны “Чулпылар” телеконкурсында башкарып җиңеп чыкты. Урындагы шагыйрьләр текстларына да көйләр яза. Мәсәлән, Рәсимә Мостафинаның “Миякә” дигән шигыренә язылган җырны якташларыбыз яратып башкара.
Туган ягым, изге җирем,
Бердәнберем, Миякәм.
Иң нурлы көн синдә генә,
Нинди матур кич, иртән...
Минзилә Арсланованың 18 яшьлек кызы автоһәлакәткә дучар булып, яшәү белән үлем арасында 10 көн тарткалашты. Ана эштән соң төннәрен сөекле кызының баш очында утырды.
— Яраткан эшем, кешеләрнең рухи ярдәме булмаса, мондый кара кайгыга һич түзә алмас идем, — ди Минзилә Ирек кызы.

Ким Садыйков.
Миякә районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»