Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Башкортстан — Русия энҗесе”

“Башкортстан — Русия энҗесе”
08.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

“Башкортстан — Русия энҗесе”Мәскәүдә республиканың 100 еллыгына багышланган зур концерт узды.

Мәскәүдә Халыкара музыка йортында республиканың 100 еллык юбилеена багышланган “Башкортстанда туганнар” дигән тантаналы концерт үтте. Анда федераль власть органнары җитәкчеләре, Федерация Советы әгъзалары һәм Русия Федераль җыелышының Дәүләт думасы депутатлары, чит илләрнең дипломатик миссияләре җитәкчеләре, бизнес-берлекләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Концертны республика делегациясе составындагы Сибай музыка мәктәбендә тәрбияләнүче балалар да карады.


Сәламләү чыгышы белән кунакларга Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров мөрәҗәгать итте.
— Сезне әлеге чарада сәламләвемә ихлас шатмын. Әлеге җылы очрашу белән без Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чараларны башлыйбыз. Бу – ватаныбыз тарихында мөһим вакыйга һәм Русия Президенты үзенең указы белән моның шулай булуын дәлилләде. Башкортстан — Русиянең терәк төбәге. Бүген Башкортстан — искиткеч матур табигате, эшсөяр кешеләре, көчле икътисады булган республика. Аның язмышында илнең барлык тарихы чагыла. Республика — Русиянең күпмилләтле мәдәнияте энҗесе. Бүген бирегә йөрәк җылыбызны уртаклашырга җыелдык. Чыгышыбыз белән Башкортстаннан булсак та — Русия дип аталган бөек илнең аерылгысыз өлешебез. Башкортстанның зур куәтен берләштереп, бүген залда җыелган дусларыбызның терәген тоеп кына без куелган максатларыбызга ирешәчәкбез, — диде төбәк җитәкчесе.
Кичәдә Музыка йортының Светлана залында Башкортстанда туып үскән күренекле артистлар һәм сәнгать осталары чыгыш ясады. Концерт программасына, шулай ук, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, ике тапкыр “Грэмми” премиясе лауреаты Илдар Абдразаков, Башкортстанның халык артисты, Мария театры солисты Әскар Абдразаков, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солистлары, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Диләрә Идрисова, Башкортстанның атказанган артисты, Русиянең алтын кларнеты Артур Наҗиуллин, Башкортстанның атказанган артисты, виолончелист Рөстәм Хәмидуллин, II Мәскәү Халыкара Владимир Крайнев исемендәге пианистлар конкурсы җиңүчесе Тимофей Владимиров чыгышлары кергән иде. Башкортстан милли сәнгатен виртуоз курайчы Роберт Юлдашев тәкъдим итте.
Концерт алдыннан фойеда “Башкортстан — Русия энҗесе” дип аталган фотокүргәзмә оештырылды. Анда республиканың күренекле фоторәссамнарының эшләре тәкъдим ителде.

Үз хәбәрчебез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»