Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Безгә Стәрлеләр килде!

Безгә Стәрлеләр килде!
12.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Безгә Стәрлеләр  килде!Тамашалар 11-13 мартта “Башкортостан” дәүләт концерт залында һәм Уфа “Нур” театры сәхнәләрендә уза.

Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе Уфага мюзикл һәм ике спектакль алып килгән.


– “Урал легендалары” мюзиклы — ул мәхәббәт, игелеклелек, намус һәм дуслык, тирә-юньдә­геләргә һәм туган җиргә хөрмәт тарихы. Бу проектта сәләтле солист-вокалистларыбыз Гүзәлия Татлыбаева, Илдар Әбдрәшитов, Гафуан Фазуллин, Бию театры артистлары Раил Локманов, Лилия Хәбибуллина катнаша, – диде Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, мюзиклның режиссер-куючысы Лира Фәйзуллина журналистлар белән очрашуда.
“Ашкадар” музыкаль драмасы Мөхәммәтша Бурангулов пьесасы буенча куелган. Режиссеры — Башкортстанның Заманча драматургия һәм режиссура үзәге сәнгать җитәкчесе Зиннур Сөләйманов.
Бу пьесаны фольклорчы, драматург Мөхәм­мәтша Бурангулов “Ашкадар” халык җырына таянып яза. Сюжет нигезендә, яраткан ире сунарда һәлак булганнан соң, аның истәлегенә хатыны җыр чыгару белән бәйле вакыйга ята. Нәкъ М. Бурангулов пьесасы буенча куелган “Ашкадар” спектакле белән 1919 елда Стәр­летамакта Башкорт драма театры ачыла. Ул өч елдан соң Уфага күчерелә.
Спектакль Башкортстанның 100 еллыгына һәм пьесаның авторы — танылган драматург, фольклорчы, халык чәчәне Мөхәммәтша Бурангуловның тууына 130 ел булуга багышланган.
Спартак Ильясов романы буенча куелган “Бигылый” спектакле чын вакыйгаларга нигезләнгән. Әлеге спектакль Бөек Ватан сугышы солдаты Биккуҗа Йомагуловның фаҗигале тормышы хакында. Халыкта аны “Беглый” кушаматы белән йөртәләр. Бу качкын турында автор яшь чагында урманчыдан ишеткән була. Спартак Ильясов шул кешене эзләп таба һәм очраша. Качкын язучыга үзенең армиядә хезмәт итү, сугыш, гагауз кызына мәхәббәте, сугыштан соңгы тормышы турындагы истәлекләре белән уртаклаша.
Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушахманов.
Спектакльләр “Бердәм Русия” партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган.

Зөһрә ГАЛИЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»