Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гөлназ Асаева ник Ришат Төхвәтуллинның концертында катнашмавын аңлата

Гөлназ Асаева ник Ришат Төхвәтуллинның концертында катнашмавын аңлата
12.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Гөлназ Асаева ник Ришат Төхвәтуллинның концертында катнашмавын аңлатаБу көннәрдә аның социаль челтәрләрдәге битенә язучылар бермә-бер арткан, аларның кайберләре җырчыга "агулы уклар"ын чәчә - янәсе Ришатның концертына килмәве җыр сөючеләргә игътибарсызлыгын дәлилли. Бу хакта ул үзе болай ди:

- Үз эшемнән мин болай гына баш тарта алмыйм. Бу - минем эшем. Мин аның өчен җаваплылык тотам. Сез бар әйберләрне дә белмисез һәм миңа шулкадәр ямьсез сүзләр язасыз. Мин Ришатның эфирын дус кызым белән карадым. Без аның уйдырмаларын шаккатып тыңладык. Башка берни дә әйтмәячәкмен. Әгәр кызга, кешегә карата булган кебек яхшы мөнәсәбәт булса, мин барып җырламыйм мени инде? Нәрсә сөйлисез сез?

Мин хәзер дә аңа яхшы мөнәсәбәттә. Бу хәл кемнеңдер йогынтысы аркасында шулай килеп чыккандыр, дип уйлыйм. Мин бит инде беткән кыз түгел, «одолжение» эшләп йөргән кебек йөрергә. Мин беркайчан да концертлардан җиңел генә баш тартмыйм. Бигрәк тә Ришатның концертыннан. Минем өчен ул - җаваплы концерт. Шундый матур залларда, мәртәбәле кичәдә чыгыш ясау — үзе бер дәрәҗә. Әмма үземне кимсетергә мин беркемгә дә бирмим. Менә шулай.

Ә инде хәзер кайберәүләр, акланырга дип, әллә нәрсәләр уйлап чыгарырга мөмкин. Һаман да мине начар итеп чыгарырга, мин анда үземнең характерымны күрсәтәм, мин анда тагын нәрсәдер эшлим, - дип аңлатты җырчы.

«Мин тыныч. Бары тик халыкка аңлатырга гына телим, аларга ялгыш караш тагалар. Тагын мин гаепле. Мин ничек булганын сөйлим. Әлбәттә, мин Ришатны хөрмәт итәм. Хәзер эшләгән адымы, аныкы түгел. Ир кеше һәрвакытта ир булып калырга тиеш. Чөнки кыз кеше белән алай кыланырга ярамый, - ди Гөлназ.




Фото: vk.com сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»