Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкорт академия театры Казанга бара

Башкорт академия театры Казанга бара
12.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Башкорт академия театры Казанга бара"Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүегчә, Казанда М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының "Зөләйха күзләрен ача" спектакле 4 апрельдә күрсәтеләчәк. Бу хакта театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов матбугат конференциясендә хәбәр итте.

- "Зөләйха күзләрен ача" романы турында төрле фикерләр ишеттек. Ләкин спектакль һәм роман - икесе ике төрле сәнгать әсәре. Бездә төп героиня Зөләйха – башкорт. Әмма ул чуваш та, немец та була ала иде. Бу - иҗатчының күзаллавы, төп героиняның нинди милләт вәкиле булуы мөһим түгел. Без хатын-кыз язмышын сурәтләргә теләдек, - диде спектакльдә төп рольне башкаручы Римма Каһарманова.

Олег Ханов бу сүзләр белән килешеп: "Без хатын-кыз образын, аның рухи байлыгын күрсәттек", - диде.

Театрның баш режиссеры Айрат Абушахманов куйган "Зөләйха күзләрен ача" спектакле алты номинациядә «Алтын битлек» милли театр премиясенә дәгъва итә.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры гастрольләре 3-7 апрельдә Казанда Камал театры сәхнәсендә үтәчәк. Анда “Урал батыр”, “Зөләйха күзләрен ача”, “Баллы, тирәкле балтирәк”, “Сөясеңме-сөймисеңме?", “Иң бәхетле төн”, “Бәхет хакы” спектакльләре куелачак.




Фото: "Татар-информ" сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»