Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Интернетта Илһам Шакировка игътибар 22 тапкыр арткан

Интернетта Илһам Шакировка игътибар 22 тапкыр арткан
13.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Интернетта Илһам Шакировка игътибар 22 тапкыр артканТатарстанның халык артисты, мәшһүр җырчы Илһам Шакиров вафатыннан соң, интернетта аның җырларына һәм шәхесенә карата игътибар арткан. Интернетта гозерләрне туплаучы "Яндекс.Вордстат" сервисы мәгълүматлары моны раслый.

Җырчы Илһам Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында озакка сузылган каты авырудан вафат булды. Аңа 84 яшь иде.

"Яндекс.Вордстат" күрсәткәнчә, интернет кулланучылары 2017 елның февраль аенда 750 тапкыр "Яндекс"тан “песни Ильхама Шакирова” дип эзләгән. 2018 елның февралендә шундый ук 1062 сорау булган. 2019 елның февраль аенда исә, ягъни җырчының вафатыннан соң, бу күрсәткеч 2406 булган.

“Илһам Шакиров җырлары” дип 2017 елның февралендә — 100, 2018 елның шул ук аенда — 144, 2019 елның шул чорында 267 тапкыр эзләгәннәр. Димәк, интернетта җырчы иҗатына игътибар уртача ике тапкыр арткан.

"Яндекс.Вордстат" мәгълүматлары буенча, интернетта Илһам Шакиров репертуарыннан иң еш соралган җыр - “Кара урман”. Икенче урында - “Син сазыңны уйнадың”, өченче урында - “Сандугач” җырлары.

Җырчының вафатынан соң, аның шәхесенә дә җәмәгатьчелек игътибары арткан. "Яндекс.Вордстат" гозерләр санының 22 тапкыр артуын күрсәтә. 2018 елда "Яндекс"та “Ильхам Шакиров” дип 3989 тапкыр соралган булса, 2019 елның гыйнварында бу күрсәткеч 86917 тәшкил итә, дип хәбәр итә “Татар-информ”.




Фото: "Татар-информ" сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»