Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гөрли Танып аръягы, милли моңнар дәрьясы

Гөрли Танып аръягы, милли моңнар дәрьясы
14.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Бүләкләү тантанасы.Бүләкләү тантанасы.Балтач районының Магашлы Алмантай авылы клубында узган “Яндар йук” район фестивале мари җырын оста башкаручыларны барлады.

Иске Балтачтан Тәтешлегә илтүче элекке олы юлдан барганда Тутагач авылыннан соң беренче чаттан уңга борылган юлчыны Магашлы Алмантай авылы каршылый. Район үзәгеннән 15 километр ераклыкта, төньяктан искән җилләрдән калкулык итә­гендә ышыкланып, Танып елгасы буе тугайларында урнашкан ул. Биредә өч йөзгә якын кеше яши. Магашлы Алмантайны районда мари халкы дөньясының икенче “башкаласы” дип әйтергә мөмкин.


Әйе, районның үз “Марий Эл”ы бар. Ата-бабалары төбәгеннән ерак яшәсәләр дә, мари милләте вәкилләре милли мәдәният­ләрен кадерләп саклый. Бүген дистә­ләгән магашлы алмантайлы Илдар Акберов җитәкләгән “АгроПрофи” җәмгыятен­дә эшли. Авыл халкын әлегә кадәр бер проблема борчый иде. Ул да булса — юлсызлык.
— Магашлы Алмантай кебек авыллар белән көчле районыбыз. Сүз дә юк, авыллар халкы уңайлы шартларда яшәргә хаклы. Сезнең тө­бәктәге юлсызлык мәсьә­ләсе хәл ителәчәк. Быел Магашлы Алмантайга каты өслекле юл салу планлаштырыла, — диде район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Магашлы Алмантай авыл клубында мари җырын башкаручыларның “Яндар йук” район конкурсын тамаша кылырга килүчеләр алдында ясаган чыгышында.
Район Мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймө­хәммәтова билгеләвенчә, “Яндар йук”ның биредә оештырылуы очраклы түгел. Магашлы Алмантай клубы — районда мәдәният тормышы кайнап торган үзәкләрнең берсе. Монда Әл­финә Алексеева җитәкче­легендә “Ужара” этник-фольклор төркеме уңыш­лы эшләп килә. 2003 елда оешкан төркем бүген ике дистәдән артык һәвәскәр­не берләш­терә. 2012 елда бу коллектив “Халык ансамбле” дәрәҗәсен яклады. “Ужара” республика, төбәкара бәйге­ләрдә дә уңышлы чыгыш ясый. Магашлы Алмантай авыл клубында эшләүче балалар театры түгәрәгендә 14 бала шө­гыль­ләнә. Бу коллектив та район күләмендә оештырылган фестиваль-конкурсларда уңышлы чыгыш ясый.
“Яндар йук” Магашлы Алмантайда беренче тапкыр моннан өч ел элек үткәрелгән иде. Конкурсның исеме маричадан тәрҗемә иткәндә, “яңгыравык тавыш” дигәнне аңлата. Берничә ел эчендә милли моңнар тирә-як тарафларга таралды. Былтыр “Яндар йук”та Тәтешле районы һәвәскәрләре катнашырга теләк белдерсә, быел конкурсантларны удмурт мил­ләте вәкилләре дә тулыландырды.
Милли мәдәниятне үсте­рү, үзешчән сәнгать осталарын барлау максатыннан оештырылган бәйгенең быелгысы Русиядә һәм Башкортстанда Театр елына һәм Башкортстан Республикасының 100 еллык юбилеена багышланды. Һәр елдагыча, аны урындагы мари­ларның “Эрвел мари” милли-мәдәни автономиясе, район хакимиятенең мәдәният бүлеге, район Мәдәният сарае берлектә оештырды. Быелгы бәйгене оештырырга “АгроПрофи”, район үзәгенең “РемСтройСервис” җәмгы­ятьләре ярдәм күрсәтте.
Бәйге ялгыз башкаручылар, гаилә, вокаль һәм фольклор ансамбльләр арасында үтә. Конкурс шартлары буенча сәхнәгә чыгучылар мари телендә шигырь һәм композиторлар иҗат иткән җыр яисә такмак башкарырга тиеш.
Бәйгедә Магашлы Алмантай, Иванай, Янтимер, Асавка, Иске Ямурза, Янактай авыллары һә­вәскәрләре катнашты. Сәхнә осталыгын сынарга килгән һәркем үзе яратып башкарган җырны тамашачыга бүләк итте. Ә чыгышларны район Мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймөхәм­мәтова җитәк­челендәге жюри бәһа­ләде.
“Яндар йук”та катнашу­чыларның барысын да җыр сәнгатенә, туган җире, халкына булган сөю берләш­терә. Мари эстрадасының танылган артистлары Татьяна Денисова, Станислав Шакиров, Олег Славин, Надежда Пашина, Полина Итальева репертуарыннан җырлар яңгырады. Мари җырлары­ның ритмы үзенчә­лекле. Тыңлап торсаң, үзен­нән-үзе җырчыга кушылып биисе килә. Бу фикерне бәйге спонсорларының берсе Вил Шәфыйков та куәтләде.
Бәйге ике сәгатьтән артык дәвам итте, ләкин ул залда утыручыларны һич кенә дә ялкытмады. Тамашачыга тамаша хәтта җитми дә калды. Чынлап та, халык үз моңын ярата. Шулай булырга тиеш тә, чөнки чын моң матурлыкка, яхшылыкка, дуслыкка өнди, милләткә карата ихтирам хисләрен арттыра. Алай гына да түгел, район Мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәй­мөхәммәтова билгелә­венчә, “Яндар йук” киләчәктә Балтач җирендә халыклар дуслыгы күперен ныгытучы күркәм чарага әверелергә тиеш.
Номинацияләрдә җиңүче­ләргә бүләкләрне марилар­ның урындагы “Эрвел марий” милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Петр Абдулов тапшырды. “Борынгы мари такмакларын оста башкаручы” номинациясендә Югары Иванайдан Валентина Макарова бүләкләнде. Конкурсның иң өлкән һәм иң яшь башкаручылары номинацияләре бүләк­ләренә Магашлы Алмантайдан Минлиса Кириллова һәм Элеонора Апсатарова лаек булдылар. Шулай ук Миш­кәдән Галина Закирзянова, Югары Янактайдан Люсия Кубатуллина тамашачы сөюе, җырны иң оригиналь башкаручы номинация­ләре призларын яуладылар.
Магашлы Алмантайдан Артур Сайпанов, Мишкәдән Станислав Бәдамшин һәм Сергей Сликаев бәйге пьедесталының өченче баскычында. Шулай ук, коллективлар арасында өченче урынны Мишкә авылының — “Рвезелык”, Иванай авы­лының — “Ош пеледыш”, Янактайдан “Горница” ан­самбльләре яуладылар. Җи­ңүчеләргә бүләкләрне Түбән Сикияз авыл хакимияте башлыгы Фирдинант Арсланов тапшырды.
Гөрли Танып аръягы, милли моңнар дәрьясыБәйгедә икенче урын алучыларны район Мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймөхәммәтова бүләкләде. Бу баскычта җиңүчеләр исемлеген Магашлы Алмантайдан Фәрит Фаткуллин ачты. Шулай ук, ансамбль­ләр һәм дуэтлар арасында Асавкадан Галиевлар гаи­лә ансамбле, Иске Ямурзадан Элена Пастиева һәм Эльза Фаюршина дуэты чыгышлары икенче дәрәҗә­дәге диплом белән бил­геләнде.
Беренче урынга лаек булучыларны район Советы рәисе, “Балтач таңнары” гәзите мөхәррире Рөстәм Вәлиев бүләкләде. “Яндар йук” пьедесталында бу баскычны Түбән Янактайдан Анаст­рәмзия Асадикова, Магашлы Алман­тайдан Фаткул­лин­нарның гаи­лә ансамбле, Марина Хәйбуллина белән Татьяна Кириллова дуэты, Мишкә авылыннан “Ар Мишкан” ансамбле яулады. Шулай ук, бәйге спонсоры Вил Шә­фыйков Түбән Иванайдан Марита Калиевага үз призын тапшырды.
Башка еллардан аермалы буларак, быелгы конкурсны оештыручылар бәйге Гран-приен булдырырга карар иткән. “Яндар йук-2019” кон­курсының төп җиңүчесе — Асавкадан Виктория Кирьянова бәйге спонсоры, “АгроПрофи” җәмгыяте директоры Илдар Акберов кулыннан бүләк алды.
Күңелдә матур сәхифәләр калдырган “Яндар йук” алдагы елларда да милли моңнарны яңгыратыр әле.

Дамир ХӘЙРЕТДИНОВ.
Балтач районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»