Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Иптәш командир” Казанга бара

“Иптәш командир” Казанга бара
18.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

“Иптәш командир” Казанга бара22 мартта Уфаның 84нче Татар гимназиясе каршында эшләп килүче “Символ” театр студиясе коллективы Казанда “Иделкәем – Кариев варислары” дип аталган төбәкара балалар-үсмерләр театр коллективлары фестивалендә чыгыш ясаячак.

Гимназия директоры Равил Идрисов тәкъдиме белән эшли башлаган театр студиясе – Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова белән Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделскийның уртак иҗат җимеше. Менә сигез ел инде алар балаларны сәнгать дөньясы белән таныштыра, аларга бик күп сәхнә серләрен төшендерә. Балаларның тырышлыгы, сәләте бер булса, аларның әти-әниләре, әби-бабаларының оештыру эшендә, гастрольләргә чыкканда ярдәме бәяләп бетергесез булуын кат-кат ассызыклый җитәкчеләр.

“Иптәш командир” Казанга бара


Студиянең әлегедәй бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе дә бар. Берничә ел элек Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган “Сүнгән йолдызлар” спектакле белән җиңү яулыйлар.

Ул составтагы Камилла Якупова Казан театр училищесына икенче курска алына. Денис Зәйнуллин – Мәскәүгә ГИТИСка, Таһир Солтанов Щепкин исемендәге театр училищесына укырга керә.

“Иптәш командир” Казанга бара


Яшь артистлар конкурска Туфан Миңнуллинның "Иптәш командир" пьесасы буенча куелган спектакль белән бара.

Якташларыбызга мәртәбәле бәйгедә җиңү телибез!

“Иптәш командир” Казанга бара




Фото: Студия архивыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»