Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Туган җирем – Башкортстан!

Туган җирем – Башкортстан!
19.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

“Мирас” клубы әгъзалары кунаклар белән.“Мирас” клубы әгъзалары кунаклар белән.Авыргазы районының Әпсәләм авылы китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә узды.

Республиканың 100 еллыгына багышланган чараны “Мирас” клубы (җитәкчесе Гөлдәр Әюпова) әгъзалары оештырды. Бәйрәмчә бизәлгән залга өлкәннәр дә, яшьләр дә бик күп җыелды. Кичә барышында туган җиребезгә мәдхия яңгырады, аның данлы үткәне, бүгенге казанышлары барланды. Төрле милләт җырлары башкарылды, шигырьләр укылды. Туган ягыбызның, авылыбызның бар гүзәллеген үзенә сыйдырган табигать һәйкәлләре, алар турында риваятьләр, легендалар искә алынды.


Авылдашларга котлау сүзе белән Өршәк авыл хакимияте башлыгы Рә­мил Абдрахманов мөрә­җәгать итте. Рес­пуб­ликаның 100 еллык тарихы, аның әһәмияте турында сөйләде ул. “Бу матур башлангыч, алда тагын бәйрәм тантаналары узачак”, – дип белдерде Рәмил Исмәгыйль улы.
Элекке китапханәче Фә­нилә Манякова, яугир-интернационалист Таһир Зидихановның да чыгышлары урынлы һәм кызыклы булды.
Авылыбызның хезмәт ветераннары, “Мирас” клубы әгъзалары Фидаил Ибраһимов, Нурия Клявлина, Рәйсә Клявлина үзлә­ренең кул эшләре хакында сөйләделәр. Ф. Ибраһимов тал чыбыгыннан көнкүреш­тә киң кулланылган кәр­зиннәр үрү серен ачты. Н. Клявлина төрле ысуллар белән бәйләнгән япмалары хакында сөйләде. Р. Клявлина оныкчыгы Аязга оекбаш бәйли-бәйли борынгы озын көйгә халык җырла­рын башкарды. Бу чыгышлар бик мавыктыргыч булды.
Кичә Мостай Кәримнең “Каен яфрагы турында” шигыре белән башланып, “Ак каен” җыры белән тәмам­ланды.
Чәй табыны артында да теләкләр, котлаулар, догалар дәвам итте. Кешеләр: “Рәхәтләнеп ял иттек, бик күңелле булды”, – дип таралышты. Тагын кайчан шундый чара үткәрәсез?” – дигән сорауга “Мирас” клубы әгъ­за­лары бертавыштан “Ир­тәгә!” — дип җавап бирде...

Флүзә КЛЯВЛИНА.
Авыргазы районы, Әпсәләм авылы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»