Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чакмагыш биючеләре Мәскәү сәхнәсендә

Чакмагыш биючеләре Мәскәү сәхнәсендә
21.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Район Мәдәният сараеның “Асылъяр” халык биюләре ансамбле һәм ансамбльнең кече төркеме.  Җитәкчеләре – Гөлшат Галләмова һәм Рәйлә Нуриханова.Район Мәдәният сараеның “Асылъяр” халык биюләре ансамбле һәм ансамбльнең кече төркеме. Җитәкчеләре – Гөлшат Галләмова һәм Рәйлә Нуриханова.“БАССРның атказанган артисты” исемен авыл үзешчән коллективлары җитәкчеләреннән иң беренче кем алган?

Чакмагышта Башкортстанның 100 еллык юбилеена багышланган чаралар үтеп кенә тора. Башкортстанның атказанган артисты Әнфак Гарипов призына биючеләр конкурсы – әнә шуларның берсе. Талантлар бәйгесенә йомгак Чакмагыш район мәдәният сараенда үтте. Әнфак Хәмәтшәриф улы – районда бию сәнгатен югары биеклеккә күтәргән, сәхнә йолдызы булып танылган, Чакмагышның данын еракларга тараткан шәхес. Халык иҗаты буенча методист Луиза Ишморатова, сценарийны төзегәндә, моңа бу фикерне җиткерүгә җитди игътибар биргән.


Әнфак Гарипов хезмәт юлын 15 яшендә үк район мәдәният йортында башлаган. Исән булса, 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде ул. Аны зур сәнгать юлына алып чыгуга якташыбыз, БАССРның атказанган артисты Рим Бакиров күп көч сала. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйзи Гаскәров һәм БАССР­ның атказанган мәдәният хезмәткәре Закир Исмәгыйлов кебек остазлардан бию сәнгате серләренә төшенү бәхете насыйп була аңа. Солдат бурычын үтәгәндә дә осталыгын үстерү мөмкин-лекләре табыла. Ул дивизиянең иң актив биючесе булып таныла. Сол-датларның округ күләмендә үткән фестивалендә татар биюен башкарып, беренче урын ала. Ил алдындагы бурычын үтәгәч, туган ягына ашкынып кайта ул, олы максатлар куеп, дәртләнеп эшли, яшь биючеләрнең остазына әверелә.
Һәм зур уңышлар казана биюче-ләребез. 1960 елның 25 октябре район тарихына уелып калды. РСФСР Югары Советының 3нче сессиясе көннә-рендә 24 кешедән торган бию коллективын Мәскәүгә чакырып алалар. Кремль сәхнәсендә барган зур концертта Русия парламентының әгъза-лары һәм күпсанлы чит ил кунаклары Әнфак Гарипов куйган “Уен” биюен сокланып карый. Бу вакыйга илдә Чакмагыш дигән төбәкнең танылуына, ә Әнфак Хәмәтшәриф улына “Башкортстан ялкыны” дигән исем алып килә. Шушы ук елны ул Мәскәүдәге Н. К. Крупская исемендәге халык иҗаты йортында өч айлык курсларда бию сәнгате мәктәбен үтә, Кызыл Байрак орденлы Пятницкий исемендәге халык хорының биючеләр төркеме җитәкчесе Т. А. Устиновадан консуль­та­цияләр ала, СССРның халык артисты, Ленин премиясе лауреаты, ака­демик Игорь Моисеевның дәреслә­ренә йөри. 1961 елда Мәскәүдә Башкортстан көннәре барганда районыбыз биючеләре мәдәният сарайларында, Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә һәм башка зур сәхнәләрдә чыгыш ясый. Халык сәнгатен үстерүгә лаеклы өлеш керт­кән өчен Әнфак Гарипов зур көмеш медальгә һәм кыйммәтле бүләккә ия була. Мәскәүдән канатланып, яңа максатлар белән кайта, яңадан-яңа биюләр сала. “Ялан батырлары”, “Җиһан киңлегендә”, “Шаян бию”, “Көтүче һәм савучылар”, “Солдатлар белән очрашу”, “Урыс яшь­ләре” һәм башка биюләре сәхнәгә чыга. 1962 елда республикада бе-ренчеләрдән булып Чакмагыш бию коллективына “халык” исеме бирелә. Әнфак Гариповка иң зур уңыш китер­гәне КПСС Үзәк Комитетының июнь Пленумында катнашучылар өчен Кремльнең Съездлар сараенда бирел­гән концерт була. Закир Исмә­гыйлев сюжеты буенча Әнфак Гарипов куйган “Язгы уен” биюе шушы зур концертта уңыш казана. Башкортстан АССРы Югары Советы Президиумы указы белән авыл үзешчән түгәрәк житәкчесе Әнфак Хәмәтшәриф улына республика тарихында беренче тапкыр “Башкорт АССРының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә. 1965 елда үзешчәннәрнең Бөтенсоюз конкурсында Кремльнең Съездлар сараенда чыгыш ясый ул. Ленинград киностудиясендә “Синең белән, Русия!” дигән документаль фильмда төшә. Янә бер елдан “Шаян” биюе белән “Советский Урал” киножурналына төшерелә.
1968 елда район ансамбле Молдавия башкаласы Кишиневта халык биюләренең Бөтенсоюз фестивалендә катнашып, лауреат исеме алып кайта. 1980 елның маенда ансамбль Болгария Халык Республикасына “Дуслык поезды” составында барып, Җиңү көнендә чыгыш ясап, халык сөюен яулый.
Әнфак Гарипов бик күп биючеләр тәрбияләде. Сәхнә түрендә җитез, килешле хәрәкәтләре белән күңел­ләрне җилкендерде ул. Бүгенге кичәдә дә архивтагы видеоязмаларны карап сокландык. Ул салган, өйрәткән бию­ләр әле дә сәхнәдән төшми. Биючеләр бәйгесендә талантлары-бызның иң-иңнәре катнашты. Районда талант-ларның сафлары артуы, бию сәнга-тенең үсүе күз алдында. Биш яшьтән уналты яшькәчә балалар төркемнәрен белгечләр Нәфисә Ашарапова, Гөл-шат Галләмова, Альмира Хәсәнова, Жанна Ковалева, Рәйлә Нуриханова, Эльза Сәетгәрәева, Гөл­сем Хаҗипова, Камил Нуриәхмәтов әзерләгән. Уналты яшьтән өлкәннәр Азат Сәлахов, Гөлшат Галләмова, Витольда Камил-җанова җитәкчелегендә чыгыш ясады.
Биючеләрне район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова тәбрикләде, уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды.

Рәзифә СӘХАПОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»