Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мостай Кәримнең “Җәләлетдин атай” китабының презентациясе үтте

Мостай Кәримнең “Җәләлетдин атай” китабының презентациясе үтте
20.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Мостай Кәримнең “Җәләлетдин атай” китабының презентациясе үттеБүген Уфа шәһәре хакимиятендә Мостай Кәримнең “Җәләлетдин атай” (“Батя Ялалетдин”) китабының презентациясе үтте. Чара халык шагыйренең тууына 100 ел тулуга багышланды.

Китапны урысчага шагыйрьнең улы Илгиз Кәримов тәрҗемә иткән. Чарада катнашучыларның һәммәсе дә күптән түгел дөньядан киткән Илгиз Мостафа улын искә алып, бер минут тын торды.

Китап Мостай Кәримнең дусты, башкаланың шәрәфле шәхесе, легендар шәһәр хакимияте башлыгы Михаил Зайцевка багышланган.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин әсәр героен да, авторны да җылы сүзләр белән искә алды. Михаил Зайцев җитәкчелегендә эшләгән вакытлары хакында сөйләде.

Шагыйрьнең кызы, Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Кәримова әтисенең дә, Михаил Зайцевның да киң күңелле, соклангыч һәм шул ук вакытта гади кешеләр булуын билгеләп үтте.

Бәйрәмдә шулай ук шагыйрьнең оныгы, эшкуар, Мостай Кәрим исемендәге фонды гамәлгә ашыручы Тимербулат Кәримов, шәһәр хакимияте вәкилләре, язучылар, студентлар, укучылар һәм башкалар катнашты.

Кунакларга “Җәләлетдин атай” спектакленнән өзек күрсәтелде. Чара балалар йортлары тәрбияләнүчеләренең, сәхнә йолдызларының чыгышлары белән үрелеп барды.

Соңыннан Уфаның балалар йортларына, мәктәп китапханәләренә һәм чарага килгән һәркемгә “Батя Ялалетдин” китабы бүләк ителде.

Ләйсән Якупова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»