Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гүзәл Уразова әбисенең протезын кемгә бүләк иткән?

Гүзәл Уразова әбисенең протезын кемгә бүләк иткән?
21.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Гүзәл Уразова әбисенең протезын кемгә бүләк иткән?Гүзәл Уразова Мәскәүдә яшәүче ахирәтенә әбисенең протезын бүләк иткән. Бу хәл уллары Самирның шуклыгы аркасында килеп чыккан. Җырчы үзе Инстаграмында әлеге кызыклы хәл турында болай дип язган:

«Күптән түгел Мәскәүдә яшәүче ахирәтемнең туган көне иде. Бүләккә нәрсә алырга икән дип озак баш ваттым. Бар киемгә дә килешә торган бер матур сумка алырга булдым. Шулай аны өйгә алып кайттым да, якын көннәрдә Мәскәүгә баручы булса, алар аша җибәрермен дип уйладым. Ул көнне өй тулы кунаклар иде. Алар арасында олы яшьтәге абый-апалар да бар.

Ерактан килгән әби, юлдан соң арыпмы, иртә йокларга ятты. Йоклар алдыннан, гадәттәгечә, теш протезын стаканга салып куйган. Самир моны аптырап карап торган һәм, әби йокыга китү белән, протезын алып, безгә күрсәтми, рәхәтләнеп уйнаган. Уйнап туйгач, берсе дә күрмәсен өчен бу протезны ахирәтемә бүләккә дип алган сумка эченә салган. Әби иртән уянды, протез юк. «Әби, синең протезың кемгә кирәк инде?» — дибез, тынычландырабыз. Тапмадык, әби өенә тешсез кайтып китте…

Берничә көннән Мәскәүгә баручы булды да, аның аша ахирәтемә бүләкне җибәрдем. Кич шалтырата: «Сумка өчен зур рәхмәт, ошады. Әмма протезы әлегә кирәкмәс иде, иртәрәк миңа», — ди. Менә шулай: әбинең Татарстаннан чыкканы да юк, әмма протезы, Мәскәүләрне күреп, самолетта исән-сау әйләнеп кайтты», дип уртаклашкан Гүзәл Уразова.

Бала булган өйдә сер тормас ди. Әйбер дә, хәтта протез да тормый икән.




Фото: "Татар тудей" сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»