Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Республика юбилеен “Китап” та билгеләде

Республика юбилеен “Китап” та билгеләде
21.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Республика юбилеен “Китап” та билгеләдеБүген Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында Башкортстанның 100 еллыгына багышланган матур чара үтте. Нил Ишемгулов, Галим Хисамов һәм Азат Ярмуллин истәлекле дата уңаеннан чыккан китаплары белән таныштырды.

Бәйрәм моңлы сәламләү – башкорт халык җыры “Уел” белән башланып китте. Аны матур итеп Нефтекама 1нче гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Роза Хөснуллина башкарды.

- Республикабызның 100 еллыгы – әһәмиятле вакыйга. Үткән ел һәм быел бу уңайдан күп китаплар чыгардык. Алдагы елларда да бу эш дәвам итәчәк, - диде “Китап” нәшриятының директоры Илһам Яндәүләтов.

Милли архивның бүлек җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Азат Ярмуллинның китабы “У истоков башкирской республики” дип исемләнгән. Автор киапның берничә ел әзерләнүе, басмага күп билгеле шәхесләрнең биографияләре керүе хакында сөйләп китте.

“Образование башкирской республики” китабының авторы – Уфаның Статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжы укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Нил Ишемгулов. Ул бу тема белән күптән шөгыльләнүе хакында бәян итте.

“Шакай бураны” – февраль бураны дигәнне аңлата. Болай дип исемләнгән тарихи романны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Галим Хисамов иҗат иткән. Автор романның язылу тарихы белән таныштырды, кызыклы фактлар хакында сөйләп китте.

Башкортстанның әдәби музее фәнни хезмәткәре Регина Фазылова “Китап” нәшрияты белән киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итәчәкләре, бүген музейны әһәмиятле китаплар белән баетылуына шат булуын белдерде.

Башкортстан дәүләт педагогия университеты студентлары язучыларга сораулар бирде, иҗади күчтәнәчләрен ишеттерде.
Й
Ләйсән Якупова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»