Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Нәүруз” театр фестивалендә Башкортстанның алты театры катнаша

“Нәүруз” театр фестивалендә Башкортстанның алты театры катнаша
22.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

[center][/center]
[/right][right]
“Нәүруз” театр фестивалендә Башкортстанның алты театры катнаша
“Нәүруз” театр фестивале Казанда 1-3 июнь көннәрендә үтә.


“Нәүруз” төрки театрлар халыкара фестивалендә быел Башкортстанның алты театр коллективы катнаша. Бу быелгы фестивальнең Башкортстан Республикасының театр сәнгатенә багышлануына бәйле. Бу хакта фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә әйткәннәр.

“Быел Гафури театрына – 100 ел, Мостай Кәримнең тууына – 100 ел, Башкортстан Республикасы төзелүгә - 100 ел. Шушыларны истә тотып, быелгы фестивальне Башкортстанга багышлыйбыз. Башкортстанда театр сәнгате көчле. Без фестивальдә аларны колачлап күрсәтергә омтылабыз”, — диде Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Башкортстаннан Казанга Гафури исемендәге Башкорт акдемия драма театры, Салават театры, Башкортстан дәүләт курчак театры, “Нур” татар дәүләт театры, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе, М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры бара.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, Гафури театры үзенең иң танылган әсәрен – “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен тагын бер тапкыр күрсәтәчәк. Спектакльне, Гафури театры гастрольләре кысаларында, апрель аенда карап өлгермәүчеләр 2 июнь көнне карый алачак.

“Зөләйха күзләрен ача” спектаклен Гүзәл Яхина романы буенча театр режиссеры Айрат Абушахманов куйды. Спектакль “Алтын битлек” театр премиясенә дәгъва итә.




Фото: tatar-inform.tatar сайты.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»