Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Республиканың 100 еллыгы тантаналарын һәркем карый ала

Республиканың 100 еллыгы тантаналарын һәркем карый ала
22.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Республиканың 100 еллыгы тантаналарын һәркем карый ала
23 мартта Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тула.
Төп юбилей тантаналары Уфада, "Башкортстан" Дәүләт концерт залында узачак - ул җыелыш һәм бәйрәм концерты. Чарага Русия Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары, Дәүләт думасы депутатлары, дипломатик учреждениеләр башлыклары чакырылган.


Концертта сәнгать осталары - Әсккр Абдразаков, Роберт Юлдашев һәм "Курайсы" төркеме, "Голос" финалчылары катнашачак. "Балалар" Милли симфоник оркестры, халык уен кораллары милли оркестры, дәүләт академия хор капелласы, "Мирас" җыр һәм бию фольклор ансамбле, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюләре академия ансамбле чыгыш ясаячак.

Концертны республиканың барлык халкы карый алачак: чара БСТ һәм "Башкортостан-24" телеканалларында трансляцияләнәчәк. Трансляция 15.00 сәгатьтә башланачак.

"Башкортостан" дәүләт концерт залы фойесында Башкортстанның заманча казанышларын сөйләүче экспозиция оештырылачак, фотокүргәзмәләр, картиналар, арт-объектлар, борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр бай тарихын чагылдырган күргәзмәләр булачак.

Белешмә: 100 ел элек, 1919 елда Русия Эшче-крестьян Хөкүмәтенең Башкорт Хөкүмәте белән Башкортстан Совет Автономиясе турында килешүгә кул куелган иде. Әлеге сәяси акт күпмилләтле Русия дәүләте тормышында тарихи вакыйга һәм республикабызның дәүләт институтларын булдыруда мөһим этап булды. Документ Башкортстанның яңа статусын юридик яктан ныгыткан һәм аның беренче Конституциясенә әверелгән. Килешү иҗтимагый, дәүләт һәм административ җайланма билгели торган 16 Параграфны үз эченә алган. Совет Башкортстаны килешү нигезендә төзелгән Русия Федерациясенең беренче һәм бердәнбер Автономияле Республикасы булды.

Республиканың 100 еллыгы уңаеннан Башкортстанда бәйрәм чаралары, Бөтенрусия һәм халыкара форумнар кысаларында төбәкнең социаль-икътисади, сәнәгать һәм инвестицион потенциалы, конгресс һәм туристлык мөмкинлекләре презентацияләре уза.

Исегезгә төшерәбез, төбәктә, шулай ук, "Башкортстанның 100 еллыгына - 100 объект" дигән зур республика программасы гамәлгә ашырыла: мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләре, социаль, юл, инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелә. Күп кенә объектлар файдалануга тапшырылган инде, быел 53 объект — 19 мәктәп, 14 балалар бакчасы, өч мәдәният һәм сәламәтлек саклау объекты, ике янгын депосы һәм 12 спорт комплексы барлыкка киләчәк. Боларга республика бюджетыннан 6,8 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.




Фото: Олег Яровиков фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»