Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бердәмлек — ул байлык

Бердәмлек — ул байлык
26.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Бердәмлек —  ул байлык8-12 июньдә Башкортстанда “Бердәмлек” Халыкара милли мәдәниятләр фестивале узачак.

Зур күләмле бу проектны Русиянең Мәдәният министрлыгы, В. Д. Поленов исемендәге Русия Дәүләт халык иҗаты йорты, Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, районнар һәм шәһәрләр хакимиятләре оештыра.


Фестиваль төрле халыклар милли мәдәниятләренең үзенчәлекле традицияләренә сакчыл караш һәм гаять зур кызыксыну булуын күрсәтә. Сәләтле кешеләрнең бергә очрашуы фестивальдә катнашучы илләр арасында иҗади элемтәләрне ныгытуга хезмәт итә. Буыннар арасында рухи элемтәләрне саклый, кешелекнең мәдәни хәзинәсен арттыра.
Быел “Бердәмлек” фестивале 4 районда һәм Уфа шәһәрендә узачак. 10 коллектив катнашуы көтелә. Шулар арасыннан Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Сербия, Көньяк Корея, Сенегал, Чили һ. б. илләр бар.
Программада Башкортстанның кайбер районнарындагы этноутарларга һәм күргәзмәләргә бару, хакимият башлыкларының иҗади делегацияләрне кабул итүе, шәһәр һәм район үзәкләре урамнарындагы парадлар, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре һәм ярминкәләре, театрлаштырылган тамаша, кунакларның концерт чыгышлары, танышу кичәләре күздә тотыла. Чит ил иҗат коллективлары, шулай ук, район Сабантуйларында да катнашачак.
Фестиваль кысаларында беренче тапкыр этнотуризм максатларында Этнокөн үткәрү планлаштырыла. Чараны ябу тантанасы һәм Гала-концерт 12 июньдә Уфада булачак.
Фестиваль көннәрендә республикага фольклор буенча CIOFF комитеты әгъзалары киләчәк. Мәгълүм булуынча, 2020 елда Башкортстанда VI Бөтендөнья Фольклориадасы узачак. “Бердәмлек” фестивален үткәрү CIOFF комитеты әгъзаларына республиканың инфраструктура потенциалын бәяләргә генә түгел, республикабыз халыкларының бай традициясе белән якыннанрак танышырга да мөмкинлек бирәчәк. Диннәрнең, мәдәниятләрнең, гореф-гадәтләрнең күптөрлелеге хаклы рәвештә безнең күпмилләтле төбәгебезнең төп байлыгы. Бездә фольклорны өйрәнү, аңа сакчыл карау һәм үстерү, төрле халык иҗаты бәйрәмнәрен оештыру һәм үткәрү буенча иң яхшы традицияләр саклана.
“Бердәмлек” Халыкара милли мәдәниятләр фестивале республикада беренче тапкыр 1991 елда узган. Шул вакыт эчендә Фестиваль сәхнәсендә 70тән артык ил, 300дән артык делегация үз осталыгын күрсәткән.

Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»