Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кариев варислары Уфада яши

Кариев варислары Уфада яши
26.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Кариев варислары Уфада яшиУфаның 84нче Татар гимназиясе каршында эшләп килүче “Символ” театр студиясе коллективы, Казанда “Иделкәем – Кариев варислары” дип аталган төбәкара балалар-үсмерләр театр коллективлары фестивалендә чыгыш ясап, икенче дәрәҗә лауреат исеме яулады.

50 катнашучыдан өченче турга узган ун коллектив арасында бу - якташларыбызның зур уңышы. Гимназия директоры Равил Идрисов тәкъдиме белән эшли башлаган театр студиясе – Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова белән Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделскийның уртак иҗат җимеше.

Менә сигез ел инде бу ике тынгысыз җан балаларны сәнгать дөньясы белән таныштыра, аларны бик күп сәхнә серләренә төшендерә. Укучыларның тырышлыгы, сәләте бер булса, аларның әти-әниләре, әби-бабаларының оештыру эшендә, гастрольләргә чыкканда ярдәме бәяләп бетергесез булуын кат-кат ассызыклый җитәкчеләр.

Кариев варислары Уфада яши


Студиянең әлегедәй бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе дә бар. Берничә ел элек Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган “Сүнгән йолдызлар” спектакле белән җиңү яулаганнар иде. Ул составтагы Камилла Якупова Казан театр училищесына икенче курска алына. Денис Зәйнуллин – Мәскәүгә ГИТИСка, Таһир Солтанов Щепкин исемендәге театр училищесына укырга керә.

Кариев варислары Уфада яши


Ә быел “Символ” студиясе Казанның Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында үткән конкурска Туфан Миңнуллинның "Иптәш командир" пьесасы буенча куелган спектакльне алып барды.

– Безнең өчен бу - бик зур җиңү. Символ Сәлим улының сабырлыгы, түземлеге, таләпчәнлеге ярдәм итте, – ди Лениза Мәүләви кызы.

Чыннан да, тәҗрибәле сәхнә осталары балаларны матурлыкны, кешенең эчке дөньясын аңларга, сәхнәдә җаваплылык тоярга өйрәтә.

Яшь артистлар Казаннан искиткеч тәэссоратлар белән кайткан. Укучылар кызлар гимназиясендә булган, музейларын караган, Татар конгрессы ярдәме белән бүленгән автобуста шәһәрнең истәлекле урыннарында булган, ә кичен әкият дөньясына сәяхәт кылганнар, махсус чакыру буенча Г. Камал театрында "Хуҗа Насретдин" спектаклен караганнар.

Әфарин, яшь артистлар! Сезне алда зур уңышлар көтеп торсын!




Фото: Фото – студия архивыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»