Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 50 мең сумга 15 яшьлек Елизавета Филиппова лаек булды!

50 мең сумга 15 яшьлек Елизавета Филиппова лаек булды!
31.03.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

50 мең сумга 15 яшьлек Елизавета Филиппова лаек булды!
Кичә Сибай шәһәрендә бер ай дәвамында барган "Урал аръягы тавышы" вокалчылар шоу-проекты тәмамланды.


Сибай шәһәрендә бер ай дәвамында барган "Урал аръягы тавышы" вокалчылар шоу-проекты тәмамланды. Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театры сәхнәсендә үзенчәлекле тавышлар, чагу костюмнар бәйрәме тантана итте.

Бәйгенең төп призына - 50 мең сумга тамашачылар сөюен яулап, иң күп тавыш җыючы 15 яшьлек Елизавета Филиппова лаек булды.

- Әлеге проекттан мин әйтеп бетергесез хис-кичерешләр һәм тәҗрибә алдым. Киләчәктә театр училищесына укырга керерә теләгем бар - диде Елизавета.

"Урал аръягы тавышы" проектында финалга чыгучы биш конкурсантны да жюри әгъзалары көчле моң ияләре буларак билгеләде. Табигатьтән бирелгән моңлы тавышы белән Хәйбулла районының Бүребай авылыннан 17 яшьлек Наилә Кулбаева остазларын бәйге башында ук сокландырган иде. Наилә дә финалга ышанычлы адымнар белән килде һәм тавыш бирүләр нәтиҗәсендә икенче урынга чыкты. Ул шушы көннәрдә генә Бөтенрусия яшь вокалчылар конкурсында Гран-при яулаган булган.

Хәйбулланның тагын бер үзенчәлекле тавышлы катнашучысы Вера Горшенинаны күпләр Людмила Зыкинага охшатты. 9 яшеннән сәхнәдә ул. Шуңа да бу ханымның һәр чыгышы мини -спектакльне хәтерләтте.

50 мең сумга 15 яшьлек Елизавета Филиппова лаек булды!


- Мин, һәрвакыттагыча, бөтен күңелем белән җырладым, - диде Вера Горшенина. - Иң мөһиме, бу проектта бик күп дуслар таптым. Алар белән киләчәктә дә бәйләнешләр өзелмәс дип уйлыйм.

Баймактан 15 яшьлек Азамат Заманов һәм Лиза Овчинникова - икесе дә «Илһам» вокал студиясендә шөгыльләнә. Алар икесе дә финалга чыкты. Елизавета музыка белән тәҗрибә ясавы, яңалыкка омтылуы белән таң калдырса, Азаматның сәхнәдә үзен зыялы тотуы, итальян арияләрен оста башкаруы игътибарга лаек булды. Яшьләрнең зур сәхнәне яулаячагы көн кебек ачык.

"Урал аръягы тавышы" - көчле, чагу, заманча проект булды! Хәзер Сибай шәһәре, "Ирәндек моңнары" бәйгесе кебек үк, янә бер өр-яңа конкурсы белән дан тота ала.

50 мең сумга 15 яшьлек Елизавета Филиппова лаек булды!




Фото: "Сибайский рабочий" гәзите сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»