Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әле дә театр кием элгечтән башланамы? (Видео)

Әле дә театр кием элгечтән башланамы? (Видео)
02.04.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Әле дә театр кием элгечтән башланамы? (Видео)1933 елда Станиславский Мәскәү художество театры гардеробчылары цехына җибәрелгән хатында, аларның зур миссиясен билгеләп, "Сез килгән кунакларны беренче булып каршылыйсыз", - дип язган, спектакльнең театр бинасына керү белән үк башлануын билгеләгән һәм бу сүзләр, кыскарып, канатланып, бүген дә яши әле. Тик гардеробчы һөнәре элекке абруен саклаганмы соң?

Кайчандыр Русиядә гардеробчылар артеле булган. Анда теләгән һәркемне алмаганнар да әле! Эшкә кабул иткәндә, хәтта имтихан алганнар. Сөйләме чистамы, кеше мәдәниятлеме, әдәплеме, янәсе. Бүген гардеробта эшләү өчен зур сынаулар тотарга кирәкми. Әмма бу һөнәр иясенә карата бүген дә югары мәдәниятле булу таләбе сакланган. Ихтирамлы, илтифатлы, игътибарлы һәм яхшы кәефле булырга тиеш ул!

Аерым алганда, Уфа "Нур" татар дәүләт театрында эшләүче гардеробчыларга таләпләр шундый.

"Нур" театрында дүрт гардеробчы эшли. Аларның икесе: Линера Сәхибгәрәева белән Людмила Андреева - ун елдан артык. Зәйтүнә Котышева - өч, Вера Фаянова ике ел эшли. Гардеробчыларның эше бик җаваплы: клиентларны тиз һәм сыйфатлы хезмәтләндерергә, тамашачыларның өске киемнәрен саклануны гарантияләргә, урында килеп туган проблемаларны чишә белергә тиеш алар.

Беркетелгән видеода Линера Сәхибгәрәева белән Людмила Андрееваның эшен аз гына күзәтеп тордык.





Фото: Айгөл Юлъякшина фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»