Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Аскынлылар булдыра, моң чишмәдәй ургыла!

Аскынлылар булдыра, моң чишмәдәй ургыла!
02.04.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Аскынлылар булдыра, моң чишмәдәй ургыла!
Мартның соңгы көннәрендә Салават шәһәрендә Театр елына һәм Башкортстанның 100 еллыгына багышланган "Салават мирасы" V төбәк конкурс-фестивале узды.


Анда Аскын районының "Ләйсән" халык вокаль ансамбле дә (җитәкчесе Ризида Галимова) катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча коллектив 1нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Аскынлылар булдыра, моң чишмәдәй ургыла!

- Без ансамбль белән күрше районнарда да актив чыгыш ясыйбыз. Шулай ук Рим Хәсәнов, Мәгафур Хисмәтуллин исемендәге, Илеш районында оештырылучы "Аваз" конкурсларында актив катнашабыз. Салаватта узган бәйгедә районыбызның бию коллективы уңышлы чыгыш ясап кайткан иде. Быел без үз көчебезне сынап карарга булдык. Йөздән артык чыгыштан беренчелекне безгә бирделәр, бу безнең өчен бик куанычлы, - ди Ризида Галимова.

"Ләйсән" халык вокаль ансамбле "Минем илемә" дигән җырны башкарды.

- Ансамбльгә күптән түгел генә йөри башладым, минем өчен бу зур мәртәбә. Беренче тапкыр шундый ерак төбәккә конкурска барып, үзебезне күрсәтеп, башкаларны карап кайттык. Беренче көнне музыка мәктәбендә сайлап алу туры булса, икенче көнне мәдәният сараенда гала-концертта катнашып, зур дәрәҗәгә ирештек. Җитәкчебезгә чиксез рәхмәтлебез, - ди ансамбль әгъзасы Айгөл Хәкимова.

Аскынлылар булдыра, моң чишмәдәй ургыла!

Агымдагы елда "Ләйсән" Иглин районында узачак Мәгафур Хисмәтуллин исемендәге һәм Илештә оештырылган "Аваз" конкурсларына барырга җыена.

Җиңү белән котлап, киләчәктә дә моңлы җаннарга уңышлар телик!




Фото: Аскын районы мәдәният йорты сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»