Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үзе дә кыйнаган, аны да кыйнаганнар...

Үзе дә кыйнаган, аны да кыйнаганнар...
04.04.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Үзе дә кыйнаган, аны да кыйнаганнар...Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның быел Казанга күченеп килгәненә унөч ел була икән. Благовар районының Былышлы авылы егетенең язмышын Казан белән бәйләвенә очраклылык сәбәпче булса да, Рөстәм аңа һич үкенми, дип яза "Шәһри Казан".

Рөстәм кечкенә чагын аеруча бер җылылык, ярату белән искә ала. Үзгәртеп кору, талон чорларына туры килсә дә – әби-бабайлы булып үскән балачак, әтисе белән әнисенең иркә төпчеккәе булган елларга рәхмәттән ары тагын ни әйтеп була ди?

– Иркә идем, иркә, - дип көлә-көлә искә ала ул кечкенә вакытын. – Әти белән әни ничек түзгәндер ул шыңшуларга – әмма алай да эләктереп алганнарын хәтерләмим. Хәер, берсендә әнидән кул учы белән тиеп китү булган икән – ә болай иртән мәктәпкә уятканда да, «бәйләнер» сәбәп таба идем. Янәсе, менә, биш минутка иртәрәк уяткан булсаң, мин соңга калмас идем... Мәктәпкә кергәнче, өч-дүрт яшьлек чагымда бәрәңге алуны хәтерлим – әтинең апалары алышкан чак, мин араларында буталып йөрим бит инде. Чиләк-чиләк бәрәңге ташыган апаларның берсе бер якка этеп куя мине, икенчесе икенче җиргә алып бастыра. Шунда «р» хәрефен әйтә белмәгән сакау Рөстәм мыгырданырга тотынган да: «Әле белте кыйный, әле белте кыйный» (әле берсе кыйный, әле – берсе) янәсе.

Бертуган апам Ләйсән белән туйганчы сугыша идек. Сәбәбен хәтерләмим, әмма бәдрәфкә кереп китсә дә, кача күрмәсен, дип саклап торган истә. Битендә мин салган буй-буй тырнак эзләре әле дә бар – син миңа пластик операция хакын түләргә тиешле, дип әле дә көлеп йөри, - дип искә ала Рөстәм.




Фото: Кассир. ру.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»