Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Аның уенына тамашачы мөкиббән

Аның уенына тамашачы мөкиббән
05.04.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Аның уенына тамашачы мөкиббәнБашкортстанның атказанган артисты Фәндил Мөхәммәтдиновка – 50 яшь.

Туймазы татар дәүләт драма театры яшь әле, аның иҗат гомере – нибары 28 ел. Ләкин шул чорда коллективка егет-кызлар булып эшкә килгән беренче артистлар инде тормыш тәҗрибәсе туплаган хатын-кызлар, ир уртасы егетләр булып өлгерде. Башкортстанның атказанган артисты Фәндил Мөхәммәтдиновка 7 апрельдә 50 яшь тула. Актер катнашлыгындагы спектакльләрне карап, аның героена битараф калган тамашачыны әле күргәнем булмады.

...Сәхнәдә Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган “Легионер” спектакле бара. Сугышта, концлагерьда булып, аннары бер гаепсезгә төрмәдә утырып, тәмугка тиң газаплар чигеп, эчендә чак җаны калган Яббар (Фәндил Мөхәммәтдинов) нәфрәт тулы карашлы якыннары алдында акланырга омтыла. Ун ел сәхнәдән төшмәгән спектакльне карап утыручы тамашачы, бүгенге чынбарлыкны күзәткәндәй, олы хәсрәткә чумган. Спектакль беткәч, катлаулы образ тудырган артист янына кереп, күңелемдә туган соравымны бирергә батырчылык иттем.
– Фәндил Әхсәнович, образыгыз бигрәк тирән. Болай уйнар өчен талант кына җитмидер, әллә үзегезгә дә тормышта күп авырлык күрергә туры килдеме? – дидем.
Артист бераз уйланып, тынып калды. Фәндил Әхсән улының тормышы да гел шома гына юлдан бармаган икән. Илеш районының Тәҗәй авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән малайга нибары бер яшь булганда аның әтисе үлеп китә. Алты бала белән тол калган анага, ул никадәр уңган булса да, тормышны алып бару җиңелдән булмый. Шуны күреп үскән балалар кул арасына керә башлау белән әниләренә ярдәмләшергә тырыша. Фәндил дә кечкенәдән гаиләсенең олы таянычы булырга омтыла. Малай мәктәптән соң дәрес әзерли дә, әнисе эштән кайтуга өйне җыештыра, су ташый, ашарга пешерә, мәктәп балалары белән берлектә дә, әнисенә бүлеп бирелгән басу кишәрлегендә дә кишер, чөгендер, бәрәңге үстерешә. Эшләп үтсә дә, Фәндил балачагын бик якты итеп искә ала.
Фәндилнең мәктәп укучысы гына була торып та колхозга салган хезмәтләре санап бетергесез. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән егет сезон ахырында икенче урынны алса, тугызынчы сыйныфта беренчелеккә чыга. Ул елларда югары сыйныф укучылары атнасына ике тапкыр фермада сыер да сава торган була. Тугызынчы сыйныфта укыганда Фәндил, 28 сыер савып, республика күләмендәге ярышта – сигезенче урынны, ә авыл егетләре арасында беренчелекне ала. Булачак артист, һичшиксез, әнисенә охшагандыр, “Ана даны” медален горур йөрткән Башкортстанның атказанган колхозчысы Саҗидә Мөхәммәтдинованың уңганлыгын авылдашлары хәйран калып сөйли.
Печән өстеме, урып-җыю чорымы, имтихан вакытымы, көн зур көч таләп иткән нинди генә хезмәтләр белән үтсә дә, Фәндил беркайчан да авылда оештырылган мәдәни чаралардан баш тартмый: театр түгәрәгенә дә яратып йөри, концерт-тамашаларда катнаша. Авылдашлары каршындагы чыгышлары егетнең йөрәгендә сәнгатькә карата мәхәббәт хисен ныгыта. Бер сәхнә тәмен тоеп алган егет, мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйлап тормый, Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт училищесына укырга керә. Яше җиткәч, аны армия сафларына алалар. Фәндил армиядән акылы белән дә, физик яктан да ныгып, чыныгып, өлгереп кайта. Якыннары, авылдашлары белән, очрашып, аз гына сагынуы басылу белән дәртләнеп өй төзергә керешә.
Шул елларда Туймазыда профессиональ театр ачыла, ә анда баш режиссер итеп егетнең Стәрлетамактагы остазы Ильяс Гәрәевны тәгаенлиләр. Ильяс Сәхибгәрәй улы Фәндилгә эш тәкъдим итеп берничә тапкыр мөрәҗәгать итә, тик якыннарына, ялгыз әнисенә авырлык килер дип, егет тиз генә авылыннан китәргә батырчылык итми. Бары 1992 елда гына Туймазы татар дәүләт драма театрына драма артисты булып эшкә урнаша.
Шәһәрдә профессиональ театр ачылу белән горурланып, моны зур бәхеткә санап яшәгән Туймазы халкы Фәндилнең уенын яратып кабул итә. Егет рольләрен шулкадәр бирелеп башкара, кайчакта тамашачы хәтта сәхнә белән тормыш арасында аерма югалуын тоя. Актерның җаны-тәне белән эшенә бирелгәнлеге нәтиҗәсеме, әллә язмыш бүләгеме, театрда эшли башлаган елларда аның тормышында мәңге онытылмаслык кына түгел, балаларга, оныкларга да сөйләп калдырырлык матур вакыйга була. 1994 елда авылча табигатьле, кырысрак холыклы Фәндилгә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Илгизәр+Вера” спектаклендә Илгизәр ролен бирәләр, ә Светлана Гарипова бик нәзакәтле шәһәр кызы Вера образын тудыра. Әсәрнең эчтәлеге буенча бу ике артист бер-берсенә гашыйк пар булып уйнарга тиеш. Яшь артистларның икесенең дә сәхнәгә омтылышы зур була, икесенең дә үз ролен җиренә җиткереп, тамашачы кабул итәрлек итеп башкарасы килә. Бер-ике ай дәвамында репетиция арты репетиция эшләп, яшьләр чынлап торып бер-берсенә гашыйк булуларын сизми дә кала.
Светлана белән Фәндил очраша башлый. Сәхнә уены олы мәхәббәткә әверелгәч, яшьләр кызлары туса — Вера, малайлары туса — Илгизәр дип исем кушарга сүз бирә. Быел әлеге парның гаилә коруына 25 ел тулды. Мөхәммәтдиновлар ике ул, бер кыз тәрбияли. Алар әти-әниләре юлыннан китәрме, белмим, ләкин үзләре дә сизмәстән гел сәнгатькә тартылалар. Кечкенә Динислам матур хәрәкәтләр ясап бии, аны бию түгәрәгенә йөртәләр. Ә унберенчене тәмамлап килгән, тормышка җитди карашлы Сөмбел сәнгать тарихы белән кызыксына. Мөхәммәтдиновларның олы улларын әйтеп тә тормыйм, ул, башка һөнәр сайлавына карамастан, театрда берничә спектакльдә уйнарга өлгерде. Илгизәрнең сәхнә уңышлары театр белгечләренә күптән билгеле. Малайга нибары 11 яшь чагында ул уйнаган “Рядовойлар” спектакле “Театр язы-2005” республика фестивалендә катнашты. Спектакльдән соң сөйләшү барышында тәнкыйтьчеләр немец малае ролен башкарган Илгизәрнең талантлы булуын билгеләде. Ә инде үсеп егет булгач, Валерий Шергинның “Колбаса. Фрагментлар” спектаклендә тудырган Шурка образы өчен егет Башкортстан Театр эшлеклеләре берлегенең махсус бүләгенә лаек булды.
Фәндил Әхсән улы – бүген театрда әйдәп баручы артистлар сафында. Талантлы актерның бик күп тамашачыга таныш бары берничә образын искә алып узам: Н. Асанбаевның “Рәйсә+Фәйзи”ендә – Сәлим, А. Дударевның “Рядовойлар”ында – Дугин, У. Шекспирның “Гамлет”ында – Король Клавдий, “Тискәрегә – авызлык”та – Петруччио, И. Зәйниевның “Әрем исе”ндә – Сәфәр. Нинди генә образ тудырса да, ул аларны тормыштан алып иҗат итә, тирән мәгънә сала. Хәтта тискәре роль башкарса да, аны мөмкин кадәр ныграк аңлар өчен шул образ урынына үзен куя, яшәешкә аның күзлегеннән бага, геройны төрлечә аклап, яклап карый. Шундый ысуллар, хезмәттә үткән көннәр генә түгел, уйланып узган йокысыз төннәр белән иҗат иткәнгә, Фәндил Мөхәммәтдинов тудырган образларның сәнгати кыйммәте зур, аның уенына тамашачы мөкиббән.

Гөлназ МУСИНА,
театрның әдәбият бүлеге мөдире.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»