Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гүзәл Уразовага халык артисты исеме биргәннәрме?

Гүзәл Уразовага халык артисты исеме биргәннәрме?
07.04.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Гүзәл Уразовага халык артисты исеме биргәннәрме?Матбугат чаралары, социаль челтәрләрдәге пабликлар Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелү турында хәбәр таратты. Чын хәлме бу? Алайса, ни өчен “Уразова.ру” сайтында бу турыда бер хәбәр дә юк? Гүзәл һәм Илдарның социаль челтәрләрендә дә ләм-мим?

Эш шунда ки, рәсми документка кул куелу белән тантаналы рәвештә исем тапшыру арасында күпмедер вакыт уза. “Алдан кычкырган күкенең башы тишелә” дигән әйтем бар халыкта. Гүзәл белән Илдар да, итәгатьлек һәм сабырлык саклап, алдан кычкырмаска булганнар.

Әмма интернет һәм мессенджерлар заманы бит. Башта "Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исемен бирергә" дигән Президент карары фотосы ватсап аша төрле төркемнәргә таралды, аннары социаль челтәрләрдә дә, матбугатта да чыкты, дип хәбр итә "Татар-тудей".

Инде сер саклаудан мәгънә юк. Гүзәл Уразовага чыннан да "Татарстанның халык артисты" исеме бирелү турында карар имзаланган. Әмма рәсми рәвештә моны игълан итү һәм исемне тантаналы рәвештә тапшыру әле алдагы көннәрдә генә булачак.

Без инде бүген үк Гүзәл Уразованы чын күңелдән котлыйбыз!




Фото: "Татары мира" сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»