Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кыйгыда Балалар сәнгать мәктәбе төзеләчәк

Кыйгыда Балалар сәнгать мәктәбе төзеләчәк
13.04.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Кыйгыда Балалар сәнгать мәктәбе төзеләчәк
Бүген анда районның сәләтле балалары арендаланган Пионерлар һәм укучылар йортында шөгыльләнә.


Кыйгы районы үзәгедә өр-яңа сәнгать мәктәбе төзеләчәк. Бу хакта эшлекле сәфәр барышында Радий Хәбиров белдерде.

Пионерлар һәм укучылар йорты директоры Рима Мөхәммәтдинова әйтүенчә, 17 түгәрәктә һәм 5 юнәлештәге секцияләрдә Югары Кыйгы һәм якын-тирә авыллардан 755тән артык бала шөгыльләнә. 300дән артык бала сәнгать мәктәбенә йөри. Ә иң төп мәсьәлә - бүлмәләр җитмәү.

"Безнең балалар уңайсызлыклар кичерә һәм без шөгыльләнергә теләк белдерүчеләрнең барысын кабул итә алмыйбыз", - ди Пионерлар йорты директоры. Аның сүзләрен Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлия Минһаҗева да куәтли.

Радий Хәбиров музыка сыйныфларында булды, педагоглар һәм укучылар белән аралашты. Өстәмә белем бирү педагогы Эльвира Фәизова биредә «Береста» берләшмәсен алып бара. Ул төбәк җитәкчесенә балаларның зур теләк белән йөрүен һәм узган елда агач каерысыннан эшләнгән Башкортстан символлары белән Бөтенрусия конкурсында җиңүләрен сөйләде.

Балалар сәнгать мәктәбендә укучылар фортепианода, курайда, баянда, аккордеонда, скрипка һәм гитарада уйнарга өйрәнә. Шулай ук бию, сынлы сәнгать, хор сыйныфларына да теләп йөри.

Проект эшләре - 3 миллион, төзелеш-монтаж эшләре 89 миллион сумга бәяләнә. Район хакимияте Мәдәният министрлыгы белән берлектә 100 урынга исәпләнгән Балалар сәнгать мәктәбе проектының эскиз вариантын әзерләгән. Югары Кыйгы авылы үзәгендә төзелеш өчен урын билгеләнгән.




Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»