Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ришат Төхвәтуллин ертык джинсы кияме?

Ришат Төхвәтуллин ертык джинсы кияме?
15.04.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Ришат Төхвәтуллин ертык джинсы кияме? Шушы көннәрдә Ришат Төхвәтуллин, Инстаграмында ертык джинсыда төшкән фотосын урнаштырып, стиленә кагылышлы пост куйды. Бу җырчының язылучылары арасында шау-шу тудырды.

"Әйе, стиль турындагы постым көчле фикер алышу уятты һәм бу миңа бик ошады. Гомумән, Интернет, шул исәптән Инстаграмның мөмкинлекләре зур дип саныйм. Алар билгеле бер дәрәҗәдә халык фикерен өйрәнергә һәм аны формалаштырырга мөмкинлек бирә", - дигән ул "Татар тудей" хәбәрчесенә.

"Мондый ертык джинсларда мин, әлбәттә, сәхнәгә чыкмаячакмын, төнге клубта чыгыш ясасам гына инде. Стильне һәрвакыт камилләштерергә, концерт программасына бәйле рәвештә үзгәртергә кирәк. Тамашачылар быел игътибар итте: классик стиль белән бергә, мин ирекле стильләр куллана башладым, ләкин бу концерт программасыннан чыгып эшләнде. Гадәти тормышта мин спорт һәм романтика стилен кулай күрәм, ә сәхнәдә классик стильне өстен куям.

Сәхнәдә эшли генә башлаган вакытта миңа күп сораулар буенча киңәш бирүче кеше: «Зур сәхнәгә чыгарганчы сине яхшылап юындырырга, чәчеңне ясарга һәм киендерергә кирәк», — диде. Мин, әлбәттә, бу сүзләргә үпкәләдем, чөнки болай да көн дә юынам, кайберәүләргә караганда яхшырак киенәм, дидем.

Бары тик вакыт узгач кына мин бу сүзләрнең мәгънәсенә төшендем. Алар тәннең генә түгел, җанның да чиста, чәч, сәхнә костюмы, күңелнең гармониядә булырга тиешлеген аңлаткан. Алай гына да түгел, болар барысы да синең репертуарга һәм сәхнә образыңа туры килергә тиеш.

Тамашачылар барысын да күрә һәм тоя. Әгәр ихлас түгелсең икән, алар сине кабул итүдән туктый, бернинди сәхнә тотышы белән дә аларны алдап булмый! Сәхнә кешесенең тоемлавы һәм мәдәнияте булырга тиеш, ә бу исә халыкның мәдәниятеннән һәм гореф-гадәтләреннән килә. Шуңа күрә мин үземә безнең халык өчен хас булмаган стильне рөхсәт итмәячәкмен», - дигән Ришат Төхвәтуллин.




Фото: Татар-тудей



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»