Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Филүс Каһиров опера җырчысы булса?

Филүс Каһиров опера җырчысы булса?
15.04.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Филүс Каһиров опера җырчысы булса?Шушы көннәрдә Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында композитор Резедә Әхиярова һәм шагыйрь Ренат Харисның "Сөембикә" операсы янәдән күрсәтелде. Анда төп рольләрнең берсен, Шаһгали ролен, Филүс Каһиров башкарды. Бу чарадан соң Филүс Каһировның хатыны Эльмира бу уңайдан үз фикере белән уртаклашты, җырчының ни өчен операда хезмәт куймавына ачыклык кертте.

- Резедә Әхиярованың чираттагы "Сөембикә" операсы зур уңыш белән узды, анда төп рольләрнең берсен ирем Филүс Каһиров башкарды. Филүснең, классик һәм эстрада әсәрләреннән тыш, хәзер опера партияләрен башкара алуы күпләргә билгеле. Әлбәттә, аны опера һәм балет театрының зур сәхнәсендә күрү бик рәхәт. ️Бу - дулкынландыручы һәм сөендерүче мизгел.

Филүснең ни өчен операда җырламавы хакында бик күп сүзләр булды. Филүс үзе дә журналистларга бу сорауга бер генә тапкыр җавап бирмәде. Минем дә бу уңайдан үз фикерем бар.

Опера театры солисты булу, әлбәттә, зур җаваплылык, үзеңне бары тик театрга гына багышларга кирәк. Ул зур тәҗрибә һәм түземлек сорый. "Ә бәлки?…" дигән уйлар бер генә тапкыр тумады. Тик, нигәдер, мин һәрчак үземә мондый сорау бирәм: "Филүстән башка кем татар җыры мәдәниятен ышанычлы һәм горур алып барыр? Халык җырларын һәм классиканы кем башкарыр?" Ләкин бер кеше дә Аллаһ тәкъдирен белә алмый…

Барлык составка бу кичерешләр өчен зур рәхмәт", дип уртаклашкан җырчы Филүс Каһировның хатыны Эльмира Каһирова. Бу хакта "Tatar Today" хәбәр итә.




Фото: vk.com сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»