Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Татар шигърияте яши, яшәячәк!

Татар шигърияте яши, яшәячәк!
12.11.2014 / Мәдәният һәм сәнгать

Татар шигърияте яши, яшәячәк!Татар шигыре... Кечкенәдән күңелгә Тукайның “Туган тел”е, “Су анасы”, “Шүрәле”се белән уелган шагыйранә гамь, милләтебездә буыннан-буынга күчеп, замана балаларын да халыкның әнә шул илаһи мирасына җәлеп итә бугай.

Стәр­летамакта татар мәктәбе берәү генә — 5нче гимназия. Мәгәр белем учагында үткәрелүче милли чараларның исәбе-хисабы юк. Шигырь сөйләү­челәр, сәхнәләш­терелгән әкиятләр бәйгесе, “Тукай язы” бәйрәме, татар җыры конкурсы, якташ язучылар белән очрашулар, рәсемнәр бәйгесе, тапкырлар кичәсе... Мондый кичәләргә якташ язучы­ларның балалары, гаилә әгъзалары, ата-аналар да чакырыла.
Гимназия директоры Гөлнара Морзагәрәева милли чаралар өчен бөтен шартларны да тудыра. Татар теле укытучылары Зәлия Газизуллина, Илүзә Әхмәтьярова һәм милли шигърияткә, җыр-моңга битараф булмаган башка педагоглар балаларда милли рух тәрбияләүгә барлык көчен сала.
“Туган илем — иркә гөлем” дигән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрү гимназиядә күптән матур традициягә әверелгән. Быел да бу чара төрле мәктәпләрдән килгән 31 бала катнашлыгында шаулап-гөрләп узды. Шунысы — ана телендә чыгыш ясар өчен балалар урыс һәм башкорт мәктәпләреннән дә килә. Быел бәйгедә 10нчы һәм 14нче балалар бакчалары вәкилләре дә катнашты. Алар тамашачыга үзләренең җыр-биюләрен дә бүләк итте.
Күпмилләтле шәһәрдә балаларны ничек шулай татар милли бәйрәмнәренә җәлеп итеп була соң? Бу сорауга гимназиянең якын дусты, билгеле шагыйрә, бәйгенең жюри рәисе Земфира Муллагалиева болай дип җавап бирде:
— Ана теленә мәхәббәт тәрбияләү балалар бакчасыннан башлана. Бездә татар балалары сабый чактан ук үз телләрен белеп, чараларда катнашып үсә. Ә инде 5нче гимназия — шәһәребездә милли тәрбия үзәге дисәк тә була. Монда һәр укытучы үз эше өчен җан атып тора.
“Туган илем — иркә гөлем” бәйгесендә балалар өч төркемгә бүленеп көч сынашты: башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфлар. Сән­гатьле шигырь сөйләү буенча Самира Сафуганова, Алмаз Кәримов, Динә һәм Дилә Галимовалар, Әдилә Бикчәнтәева, Илдан Фәхретдинов, Ләйсән Монасыйпова, Әдилә Зәби­ровага тиңнәр булмады. Бу укучылар шәһәр күләмендә үткәрелгән башка милли чараларда да җиңәләр, олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Әлбәттә, мондый җиңүләр гимназия укытучылары Лилия Бурова, Гөлшат Вәлиуллина, Дания Петрова, Гөлнара Яминева һәм башкаларның тырышлыгы белән ирешелә.
Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе шәһәр мәктәпләреннән бихисап татар теле укытучыларын да үзенә җыйган иде. Бәйрәмне БДПУ студенткасы Зөлфирә Сөнәгатуллина, БДУ студенткасы Эльвира Әминева да үзләренең җыр-моңы белән бизәде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»