Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Милли мәдәният зур кызыксыну уятты

Милли мәдәният зур кызыксыну уятты
12.11.2014 / Мәдәният һәм сәнгать

Милли мәдәният зур кызыксыну уяттыМәскәүнең Үзәк рәссамнар йортында 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Урыс географик җәмгыятенең беренче фестивале үтте. Анда илнең һәр төбәгеннән иҗат коллективлары, шул исәптән Башкортстанның Милли музее һәм “Далан” фольклор-эстрада төркеме катнашты.

Урыс географик җәмгыятен 1845 елда император Николай I төзеткән. Бүген исә бу җәмгыятьнең Русиянең 83 төбәгендә бүлекчәләре эшли. 2009 елда җәмгыять президенты булып Сергей Шойгу сайланган иде. 2010 елда исә попечительлек советы төзелде һәм аңа Президент Владимир Путин җитәкчелек итә башлады.
Мондый фестиваль Мәс­кәүдә беренче тапкыр оештырылды. Җәмгыять Русиянең һәр төбәгенең истәлекле урыннарын үз эченә сыйдырырга тырышкан. Фестивальнең һәр көне аерым бер темага — экспедицияләргә, тикшере­нүләргә, табигатьне саклауга, фәнгә, төбәкләргә һәм Урыс географик җәмгыятенең партнерларына багышланды. Чара кунаклары — күренекле сәяхәтчеләр, галимнәр, фотографлар, телевизион тапшырулар алып баручылар төрле лекцияләр һәм презента­цияләр үткәрде.
Башкортстан экспозициясен элекке көнкүреш әйберләре, кул эшләре белән бизәлгән тирмә таныштырды. Экспозициядә кул эшләре осталары сәйлән, киез белән эшләү буенча осталык дәресләре күрсәтте. “Далан” төркеме җитәкчесе, республиканың халык артисты Артур Туктагулов Башкортстан дәүләт филармониясе режиссеры Илшат Фәхрет­динов белән берлектә концерт әзерләгәннәр иде. Анда рес­публиканың милли мәдәнияте тулы чагылыш тапты.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»