Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мәдәни мохит мәртәбәсе

Мәдәни мохит мәртәбәсе
22.11.2014 / Мәдәният һәм сәнгать

Мәдәни мохит мәртәбәсеАгымдагы ел тармак тормышында зур
үзгәрешләр белән билгеләнде.

Мәдәният елы үтеп бара, хәзер аның тәүге нәтиҗәләрен барларга вакыт. Социаль өлкәдәге мөһим чара һөнәри яктан өметләрне акладымы, ул районның мәдәни тормышында нинди яңалыклар белән билгеләнде? Болар хакында район Мәдәният сарае җитәкчесе Гөлсирә Фәрваҗ кызы Морзагаянова сөйли.


— Районның бу өлкәсе үзәк Мәдәният сарае филиаллары саналучы 25 авыл мәдәният йортын һәм 14 авыл клубын, шулай ук аларда урнашкан китапханәләр челтәрен берләштерә, моннан тыш, балалар сәнгать мәктәбе бар. Мәдәният учреждениеләрендә 168 хезмәткәр исәпләнә, шулардан йөзгә якыны — һөнәри белгечләр.
Мәдәният хезмәтенең тоташ район дәрәҗәсендәге йогынтысын билгеләү өчен шундый саннар китерү дә җитә. Әйтик, тугыз айда барлык мәдәният учреждениеләре тарафыннан төрле дәрәҗәдәге 1864 чара үткәрелгән, аларга 133 мең 200 кеше җәлеп ителгән. Әлеге күрсәткечләрнең Мәдәният елында шактый үсүен дә билгеләр идем. Бер сүз белән әйткәндә, максатлы чаралар безгә районда һөнәри эшчәнлекне шактый җанландыруга яхшы этәргеч булды.
Мәдәният елы барышында районда оештырылган киңкүләм чаралардан безнең данлыклы якташларыбыз — халык шагыйре Сәйфи Кудаш, чәчән Ярми Сәете, горурлыгыбыз Мостай Кәримнең юбилейларына багышланган кичәләрне аерып билгеләргә мөмкин. Әйткән-дәй, алар республикабыз дәрә-җәсендә үткәрелгәч, тоташ Баш-кортстанның мәдәни тормышында да чагу бизәк булды. Мондый юнәлештәге чаралар иҗади коллективларны да читләтеп үтмәде. Атап әйткәндә, Шөңгәккүл мәдәният йортының “Рябинушка” урыс фольклор ансамбле (җитәкчесе — Антонина Метлицкая) оештырылуга 25 ел тулу, район үзәгендәге “Ләйсән” хатын-кызлар вокаль ансамбленең (Әсгать Гомәров) 40 еллыгы киң билгеләнде. Районда дәүләт китап-ханәләр челтәре барлыкка килүнең 80 еллыгына багышланган чаралар да олы бәйрәм төсе алды.

Мәдәни мохит мәртәбәсеХалык талантларын ачыклау максатында үзешчән җырчылар-ның “Чишмә сандугачы” район конкурсы 1993 елдан башлап үткәрелә. Быел аны оештыруда күп кенә яңалыклар кертелде. Үзешчән сәнгатькә хәзер яшьләр күпләп тартыла, шуңа да җырчылар бәйгесенә мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә булдык. Конкурс өлкән, урта һәм кече яшьтәгеләр өчен аерым үтте. Гран-прига лаек булган танылган җырчылар Рәйхана Гобәйдуллина һәм Ранис Каюмов янәшәсендә яшь башкаручылар да сынатмады. Санжаровка авылыннан укучы София Виноградова моңлы көчле тавышы белән быелгы җыр бәйгесенең чын мәгънәсендә зур ачышы, яшьләр арасында Чишмә сандугачы булып танылды.
Район халкының күпмил-ләтлелеге үзешчән сәнгатьтә матур бизәкләр белән кабатланмас чагылыш таба. Мәсәлән, районда 8 иҗади коллектив “халык” исемен йөртә. “Рябинушка” урыс ансамбле турында әйтеп үттек инде. Һәр төбәкнең милли иҗади коллективы бар. Кара Якуп авыл мәдәният йорты каршында 1998 елдан “Гөлнә-зирә” башкорт фольклор ансамбле эшләп килә. Аның җитәкчесе Сәвия Гафарова — үзешчән сәнгатьтә янып яши торган иҗатчы. Татар авыллары: Калмашның — “Кушти-рәк”, Сафарның “Ахирәтләр” ансам-бльләре җитәкчеләре Рәмилә Вә-лиева һәм Светлана Урманова турында да шулай дип әйтергә мөмкин. Моннан тыш, бездә укра-иннарның — “Червоно колыно” (Оксана Лысенко), мордваларның “Умарина” (Мария Ермолаева) ан-самбльләре халык иҗатын үстерүгә, аның үрнәкләрен саклауга зур тырышлык сала.
Агымдагы елда республика күләмендә байтак мәдәни чара үтте. Районыбыз үзешчәннәре аларның һәрберсен сәнгать бәйрәменә әйләндерде, кабатланмас бизәкләр белән баетты. Диана Шәймөхәм-мәтова, Айнур Мәҗитов, Марат Гатауллин кебек үзешчән сәнгать осталары иҗади бәйгеләрдә җиңү һәм призлы урыннар яулады. “Жемчужина” балалар ансамбле (җитәкчесе Резеда Мөхәммәтҗанова) исә, Мәскәүдә чыгыш ясап, Чишмәне Русия дәрәҗәсендә танытты.
Гомумән, мәдәни мохиттә горурланырлык уңышларыбыз бар. Сәнгать мәктәбе укытучысы Татьяна Хәбибуллина республика һөнәри бәйгесендә безнең районнан “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” исемен алды, Келәш авылы китапханәсе “Иң яхшы мәдәни учреждение” исеменә лаек булды.
Мәдәният елының матди-техник яктан тоемлы нәтиҗәләрен аерып билгеләр идем. Сүз дә юк, районда мәдәният өлкәсен үстерүгә элекке елларда да җитди игътибар бирелде. Быел исә республика һәм районнан финанс ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә авыл мәдәният йортлары һәм клубларда зур гына үзгәрешләр булды. Шунысы куанычлы: бездә хәзер салкын мәдәният учаклары калмады, дип әйтерлек. Ни өчен дигәндә, 18 мәдәният учреждениесендә җылыту челтәре яңартылып, алар электр һәм газ ягулыгына күчерелде. Күптән кө-телгән яңалыклардан район мәдә-ният өлкәсенең заманча автотранспорт белән тәэмин ителүен дә билгеләргә кирәк. Мәдәният йортлары һәм клубларына яңа сәхнә костюмнары, концерт җиһазлары, уен кораллары алынды. Болар барысы да район сәнгате үсешенә хезмәт итә.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»