Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Деньги есть – Уфа гуляем!”

29.11: “Деньги есть – Уфа гуляем!”

“Деньги есть – Уфа гуляем!”“Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Чишмә районы сәнгать осталары мәйдан тотты.

Кем генә белми инде Чишмәне? Башкаладан чыгып киткәндә юл башы да ул, кайтып кергәндә колач җәеп каршылаучы да. Чишмәлеләр башкала белән тыгыз бәйләнештә яши. “Деньги есть – Уфа гуляем, денег нет – Чишма сидим” дип җырлый бит үзләре дә. Мостай төбәге, Кудашларның нәсел тамырлары береккән җир буларак ул илдә дә билгеле. Әмма мәдәният өлкәсендә кайбер исемнәр, чагу коллективлар булуы күпләргә мәгълүм дә түгелдер. 24 ноябрь кичендә Уфа “Нур” татар дәүләт театрына килүчеләр Чишмә районын яңадан “ачты”.


Театрга килүчеләрне... Фәридә Кудашева каршылады. Дөресрәге, аның башка беркемдә дә кабатланмас сихри тавышы, җаннарны сафлан­дыручы, күңелләргә якты бер нур өстәгән җырлары. Фойеда башкала сатып алучылары “Чишминское” җәмгыяте җитештергән көнбагыш мае, шикәр заводы һәм “Молочная долина” предприятиеләре продукциясе белән танышты.
Шулай да тамашачыларның күбесе рухи азыкка сусап килгән. Алар Үзәк район китапханәсе оештырган “Объективта — район мәдәнияте” дип аталган фото һәм “Чишмә — якты чишмәләр иле” дигән китап күргәзмәләре янында җыелды. “Чишмәкәй” балалар бакчасы “Чишмә районы энҗеләре” күргәзмәсенә районнан чыккан күренекле кешеләрнең фотосурәтләрен җыйган. Ә сәнгать мәктәбе, 1 санлы мәктәп укучылары кул эшләрен куйган. Алар арасында батик, киез эшләре игътибарны аеруча җәлеп итә. Пионерлар йортының “Абрис” мода театры батиктан сәхнә костюмнары алып килгән. Барысы да шундый нечкә зәвык белән эшләнгән ки, алардан карашны да аласы килми хәтта. “Әлеге чарага очраклы гына килеп эләктем, — ди Сургут шәһәреннән кайткан, күргәзмәләр белән танышып йөрүче Гөлгенә Алферова. — Сурәтләрдә таныш йөзләрне күреп, якташлар белән аралашып, үземне нәкъ район сабантуендагыча хис итәм”.






Басып чыгарырга



Хәния Фәрхи кабер ташыннан да елмая...
17-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Хәния Фәрхи кабер ташыннан да елмая...
Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
16-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
Спектакльгә  рәхим итегез!
13-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Спектакльгә рәхим итегез!
Самавырга кунакка!
12-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Самавырга кунакка!
Милли йолаларны яратучы кыз
12-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Милли йолаларны яратучы кыз
Без салкын чәй эчмибез
12-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Без салкын чәй эчмибез
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»