Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Һәр милләтнең үз рухи хәзинәсе!

Һәр милләтнең үз рухи хәзинәсе!
04.12.2014 / Мәдәният һәм сәнгать

Һәр милләтнең үз рухи хәзинәсе!Фин-угыр халыкларының төбәкара фестивалендә дә бу ачык чагылыш тапты.
Нефтекама шәһәре — әлеге фестивальнең бишеге. Беренче тапкыр ул биредә 1991 елда үткәрелгән иде, бүген тугызынчы тапкыр кунакларны җыя. Фестиваль “Русия мәдәнияте” федераль программасы чикләрендә оештырыла. Башкортстан иҗат коллективларыннан тыш, Свердловск өлкәсе, Пермь крае, Марий Эл, Удмурт республикаларыннан барлыгы 80 коллектив фестивальдә катнашырга гариза биргән. Ә кунакларның иң зурысы һәм көтеп алынганы — Сыктывкар шәһәреннән килгән Фин-угыр мәдәният үзәге рәисе Татьяна Баррахова һәм үзәк вәкилләре.


Мондый очрашулар һәрвакыт аралашу, тәҗрибә уртаклашу белән үрелеп бара. Әлеге фестиваль алдыннан Республика халык иҗаты үзәгенең Нефтекама филиалы директоры Андрей Антипин, шәһәр хакимиятенең мәдә­ният бүлеге мөдире Ирина Әхмә­дишина, Милли берләшмәләр үзәге мөдире Мөхәссәнә Ягафәрова, күрше район һәм шәһәрләрдә эшләп килгән милли мәдәният үзәкләре җитәкчеләре, кунаклар катнашлыгында “түгәрәк өстәл” оештырылды. Татьяна Баррахова фин-угыр халыкларының кайда, ничек яшәве, милли йолалары, мәдәниятне һәм телне саклап калу буенча алып барган эшчәнлеге турында сөйләде. Анда катнашучыларны Коми Республикасында яшәүче татар-башкортларның тормышы, фин-угыр үзәгенең Норвегия, Финляндия кебек илләр, Башкортстан белән милли юнә­леш­тәге бәйләнешләре кызыксындырды.
— Башкортстанда үткән көннәр искиткеч җылы тәэссоратлар калдырды. Республикада милләтләр арасындагы татулыкка ирешү өчен бик күп эшләнә. Без Халыклар дуслыгы йортында, Республика халык иҗаты үзәгендә, Нефтекама мәдәният үзә­гендә үткән төрле очрашулар вакытында моңа инандык. Сездәге эш­чәнлек безгә бик ошады. Үзебез өчен дә аны үрнәк итеп алырга була. Шулай ук, әлеге фес­тивальнең Яңавыл, Мишкә районнарын, Бө­ре шәһәрен дә үз эченә алуы, ча­раларның анда да үтүе, географиянең киңәюе игътибарга лаек, оешты­ру­чыларның никадәр күбрәк халыкны җәлеп итәргә тырышуы турында сөйли. Мондый караш соклану уята, — диде Татьяна Тихоновна фестивальдәге ки­черешләре белән уртаклашып.
Ул көнне Милли берләшмәләр үзәгендә республикада яшәүче төрле милләт халык­ларының кулланма сәнгать күргәзмәсе ачылды. Анда килүчеләр кул осталарының эшләрен: чигү өлгеләрен, милли киемнәрне, агачтан эшләнгән әйберләрне сокланып карады.

Һәр милләтнең үз рухи хәзинәсе!Һәм менә тантаналы минутлар җитте. Шәһәр Мәдәният үзәгендә фин-угыр халыкларының 9нчы төбәкара фестивале ачылды. Сәхнәдән яңгы­раган мари, удмурт җырларын дәртле биюләр алмаштырды, тамашачылар һәр чыгыштан илһам алып, ар­тист­ларның аллы-гөлле костюмнарына сокланып утырды. Аеруча балалар чыгышы күңелгә хуш килде, шулай булмыйча, яшь буын милли җырларны һәм биюләрне башкара икән, димәк, аларның югалмыйча, буыннан-буынга күчүенә ышаныч бар.
— Мин татар милләтеннән, әмма шәһәрдә шундый зур чара үткәндә, читтә кала алмадым, хезмәттәшләрем белән фестиваль ачылуны карарга килдек. Концертны яратып карадык, ма­ри халкының дәртле биюләре, удмуртларның салмак җырлары бик ошады. Минемчә, мәдәнияткә киртә юк, без, бер-беребез белән аралашып, рухи яктан байыйбыз гына, — ди 7нче мәктәп укытучысы Римма Әхмә­дуллина.
Фин-угыр халыкларының Нефтекамада старт алган фестивале, Яңавыл, Мишкә районнарында дәвам итеп, Бөре шәһәрендә ябылачак. Тамашачыларны әле яңадан-яңа очрашулар, җыр һәм бию бәйрәмнәре, төрле күргәзмәләр, Венгриядән килгән кунаклар белән аралашу көтә. Телне һәм мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм милли йолаларны саклауга юнәлтелгән мондый чаралар — республикада, гомумән, илебездә яшәүче халыкларның олы бер хә­зинәсе.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күкләр, ярдәм итегез!
Сегодня, 14:59 :: Тормыш
Күкләр, ярдәм итегез!
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 13:51 :: Республика
Кышкы бизәкләр
Кыскартырлармы, киңәйтерләрме?
Сегодня, 13:47 :: Яңалыклар
Кыскартырлармы, киңәйтерләрме?
80 яшенә - тагын ике китап
Сегодня, 13:39 :: Иҗат
80 яшенә - тагын ике китап
Мәскәү яшьләре татарча биергә өйрәнәчәк
Сегодня, 13:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мәскәү яшьләре татарча биергә өйрәнәчәк








Новости русской версии сайта

Яңа номер

147 (25301) от 20 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»