Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Бөек әдип иленә сәяхәт

30.12: Бөек әдип иленә сәяхәт

Бөек әдип иленә сәяхәтКүмертау шәһәре үзәк китапханәсе каршындагы 3нче филиалда “Тукай иле” дип аталган бәйрәм чарасы үтте.

Бәйрәм бөек әдипнең “Бәйрәм бүген” дип аталган шигыре белән башланып китте. Татар телен өйрәнүгә махсуслашкан 6нчы мәктәп укучылары бу бәйрәмнең иң актив катнашучылары булды. Балалар туган телдә шигырьләр укыды, “Туган тел” җырын башкарды, 3нче башкорт гимназиясе укучысы Инзирә Мөхәммәтшина татар халык биюе белән күңелләрне яулады.


Мәктәп балалары Тукайның әкиятләрен сәхнәләштерде. Әлинә Хәлилова, Розалина Рәхимова, Элина Усманова, Әлфинә Хамбәкова һәм Алсу Җәлилова рольләрне зур осталык белән башкардылар. Бәйрәм Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча төшерелгән фильм белән тәмамланды. Әлеге әкияттә татар халкына хас зирәклек, хезмәт сөючәнлек һәм табигатькә сөю сыйфатлары чагылыш тапты.
Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылы халкы нәкъ шушы күркәм сыйфатлары белән аерылып тора. Аларның хезмәткә мөнәсәбәте һәм рухи байлыгы турында ихата тутырып мал асраулары, бизәкле коймалары һәм йорт алдындагы аллы-гөлле чәчәкләр дә сөйли торгандыр. Күмертауның шәрәфле шәхесләре Закир Әкбәров белән Җәүдәт Усманов та нәкъ шушы авылда туып үскән. Җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм танылган публицист Закир Әкбәров күптән түгел генә якташларын “Почтальон малае” дигән яңа китабы белән сөендерде.
Җәүдәт Усманов гимназиядә балаларны музыка сәнгатенә өйрәтә. Аның иҗаты Башкортстанда да, Татарстанда да танылу яулап өлгергән. Усманов җитәкчелегендәге “Сөмбел” вокаль ансамбле бик күп бәйгеләрдә җиңеп, шәһәрнең мәдәни үсешенә лаеклы өлеш кертә.

Әлфия ДӘҮЛӘТШИНА,
китапханәче





Басып чыгарырга



“Мирас” ансамбле  французларның да күңелен яулады!
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Мирас” ансамбле французларның да күңелен яулады!
“Иптәш киләчәк токым, тыңлагыз!”
Вчера, 14:48 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Иптәш киләчәк токым, тыңлагыз!”
Безнең ансамбль Мәскәүдә чыгыш ясый
Вчера, 10:32 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнең ансамбль Мәскәүдә чыгыш ясый
Безнекеләргә җитүче юк!
Вчера, 10:11 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләргә җитүче юк!
Хәния Фәрхи кабер ташыннан да елмая...
17-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Хәния Фәрхи кабер ташыннан да елмая...
Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
16-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»